Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда традицион гаилә кыйммәтләрен ныгыту турында фикер алыштылар
Татарстан Министрлар Кабинетының ЗАГС идарәсендә традицион гаилә кыйммәтләрен ныгытуга багышланган түгәрәк өстәл узды. Чарада төрле ведомство вәкилләре катнашты.
«Ел дәвамында республика ЗАГСы буыннар элемтәсенең кыйммәтен ныгыту, булачак әниләргә ярдәм итү буенча бик күп чаралар үткәрә. ЗАГС проектлары мәйданчыклары – кисәтү, агарту, гаилә кыйммәтләрен ныгытуга ярдәм итү инструментлары», - дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының ЗАГС идарәсе башлыгы урынбасары Данис Сәлахетдинов.
Ул гаилә институтын һәм традицион кыйммәтләрне ныгытуга бәйле идарә проектлары турында сөйләде.
Шулай ук тематик проектлар турында ТР Хезмәт министрлыгы, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, Халыклар дуслыгы йорты һәм ТР Яшьләр министрлыгы вәкилләре сөйләде.
Йомгаклар буенча традицион кыйммәтләрне ныгыту буенча алга таба эшләү турында тәкъдимнәр белән документ әзерләнде.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз