news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда ТР Президенты катнашында Татарстан нефть һәм газ химиясе форумы ачылышы тантанасы узды

Ачылыш тантанасында шулай ук РФ энергетика министры урынбасары Кирилл Молодцов катнашты

 (Казан, 3 сентябрь, "Татар- информ", Гөлнар Гарифуллина). Бүген "Казан ярминкәсе" ААҖ күргәзмәләр үзәгенең төп павильоны каршында XXI Татарстан нефть һәм газ химиясе форумы ачылышы тантанасы узды. Форум кысаларында оештырыла торган күргәзмә һәм конференцияләр эшенә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, РФ энергетика министры урынбасары Кирилл Молодцов старт бирде. Тантанада шулай ук ТР Премьер-министры урынбасары - сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, Төркмәнстан Хөкүмәте Рәисе урынбасары Байморат Хаҗимөхәммәдов, Россия нефть һәм газ сәнәгатькәрләре берлеге президенты Геннадий Шмаль, Экологик, технологик һәм атом күзәтчелеге федераль хезмәте җитәкчесе урынбасары Светлана Радионова һәм башкалар катнашты.

Форум кысаларында уза торган төп күргәзмәләрнең берсе - 21 нче мәртәбә үткәрелә торган "Нефть, газ. Нефть химиясе" халыкара махсуслаштырылган күргәзмәсе. Рөстәм Миңнеханов форумның нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәме алдыннан ачылуын билгеләп узды. "Бүген әһәмиятле вакыйга, чөнки республикабызда нефть һәм газ сәнәгате киң үсеш алган, һәм бу шулай булып калырга тиеш тә. Бүген тармак үсеше өчен мөһим саналган күп кенә проектлар турында сөйләшәчәкбез", - дип Президент форумда катнашучыларга уңышлы, нәтиҗәле эшчәнлек теләде.

Кирилл Молодцов форумның 21 нче тапкыр үткәрелүенең төбәктә тармак үсешенең тотрыклылык һәм нәтиҗәлелек күрсәткече булуын билгеләп узды. Ул ассызыклаганча, форум тәҗрибә алмашырга һәм аны башка төбәкләргә таратырга мөмкинлек бирә.

Байморат Хаҗимөхәммәдов чыгышында билгеләп үткәнчә, нефть һәм газ сәнәгате өлкәсендә Россиядән өйрәнерлек әйберләр байтак. "Без Татарстан компанияләре, аерым алганда, "Татнефть" ширкәте белән тыгыз хезмәттәшлектә торабыз. Биредә үзебез өчен файдалы мәгълүматлар табарбыз дип уйлыйм", - дип белдерде ул.

Геннадий Шмаль чыгышында быел Россиянең нефть сәнәгате тармагына 150 ел тулуын билгеләп үтте.

Татарстан Нефть һәм газ химиясе форумы эшендә Россиянең 216 предприятиесе, дөньяның 14 иленнән чит ил компанияләре катнаша. Форум кысаларында "XXI гасыр экотехнологиясе һәм җиһазы", "Пластик&каучук", "GEO- Казан: Геологоразведка. Геодезия. Картография" махсуслаштырылган күргәзмәләре оештырыла. Эшлекле программага "Углеводородларның авыр чыгарылучы һәм традицион булмаган запаслары", "Сәнәгать экологиясе һәм куркынычсызлык", "Нефть химиясе һәм нефть эшкәртү тармакларының төп үсеш тенденцияләре", "Геодезия һәм геомәгълүмати системаларны актуаль мәсьәләләре" һәм башка конференцияләр кертелгән.

Форумга әзерлек кысаларында иң яхшы экспонат, проект яки техник карарга конкурс уздырылган. Бәйгегә 32 заявка тапшырылган булган. Җиңүчеләрне форум ачылышы тантанасында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бүләкләде.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100