news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда ТР Президенты каршындагы ватандашлар эшләре буенча Координация Советы утырышы узды

Утырышны совет рәисе, Татарстан парламенты башлыгы Фәрит Мөхәммәтшин үткәрде

(Казан, 24 апрель, «Татар-информ», Алия Сабирова). Бүген ТР Дәүләт Советында Татарстан Президенты каршындагы ватандашлар эшләре буенча Координация Советы утырышы узды. Утырышны совет рәисе, Татарстан парламенты башлыгы Фәрит Мөхәммәтшин үткәрде.
Чарада ТР Премьер-министры урынбасары – мәдәният министры Зилә Вәлиева, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова, ТР Президенты аппараты вәкилләре, Дәүләт Советы депутатлары, республика министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре, иҗтимагый оешма вәкилләре катнашты.
Татарстан Президенты каршындагы ватандашлар эшләре буенча Координация Советы ТР Президенты Указы нигезендә 2009 елның 30 декабрендә төзелә. Яңа структура ватандашлар белән мөнәсәбәтләр өлкәсендә республика дәүләт хакимияте органнары эшчәнлеген камилләштерү максатыннан, шулай ук Татарстан Конституциясе һәм “Чит илдәге ватандашларга карата РФ дәүләт сәясәте турында”гы Федераль Закон нигезендә оеша.
Утырыш башында Фәрит Мөхәммәтшин билгеләп үткәнчә, тулаем алганда Россия Федерациясе буенча ватандашларга ярдәм күрсәтү мәсьәләләренә зур игътибар бирелә. “Әлеге мәсьәләләр бөтен ил өчен дә, Татарстан өчен дә актуаль”, - дип өстәде ул. Дәүләт Советы Рәисе искәртеп узганча, Координация Советы ватандашлар белән мөнәсәбәтләр өлкәсендә вәкаләтләрне гамәлгә ашырганда ТР дәүләт хакимияте органнары һәм башка дәүләт органнарының эшчәнлеген координацияләү һәм үзара ярдәм итешүне оештыру максатыннан төзелә. “Әлеге юнәлештә эш системалы рәвештә алып барылырга тиеш”, - дип ассызыклады Фәрит Мөхәммәтшин.
Ул шулай ук совет каршында билгеле бер эшчәнлек юнәлешләре белән шөгыльләнәчәк берничә эшче төркем оештыру турында карар кабул ителүен искәртте. Мисал өчен, 5 эшче төркем төзелә: ватандашларга ярдәм күрсәтү турында ТР Законын эшләү буенча эшче төркем (төркемнең җитәкчесе - ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова), ватандашлар оешмалары белән сәүдә-икътисади хезмәттәшлек буенча эшче төркем (җитәкчесе – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов), мәдәният, мәгариф һәм фән буенча эшче төркем (җитәкчесе - ТР Премьер-министры урынбасары – мәдәният министры Зилә Вәлиева), ватандашларның яшьләр оешмалары белән эшләү буенча эшче төркем (җитәкчесе – ТР яшьләр эшләре, спорт һәм туристлык министры Марат Бариев), ватандашларның ирекле күчеп килүенә ярдәм итү һәм аларның хокукларын яклау программасын гамәлгә ашыру буенча эшче төркем (җитәкчесе – ТР хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Айрат Шәфигуллин).
Бүгенге утырышта ТР Президенты каршындагы ватандашлар эшләре буенча Координация Советы әгъзалары берничә мәсьәләне карады. Аерым алганда, Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 65 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлекнең барышы һәм 2010 елда РФ төбәкләрендә һәм чит илләрдә Сабантуй бәйрәмен үткәрү турындагы мәсьәләләр тикшерелде. Фәрит Мөхәммәтшинның сүзләренә караганда, быел Сабантуй бәйрәмен үткәрүгә аерым игътибар биреләчәк, оешмага ярдәм күрсәтү һәм Сабантуй бәйрәмен үткәрүгә республика бюджетыннан финанслау арттырылачак. Бәйрәм чараларында ТР Президенты каршындагы ватандашлар эшләре буенча Координация Советы әгъзалары да турыдан-туры катнашачак.
ТР сәламәтлек саклау министры Айрат Фәррахов чит илдә яшәүче ватандашларга югары технологияле медицина ярдәме күрсәтү проблемасын кузгатты. Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров билгеләп үткәнчә, конгресс аерым очракларда кыйммәт торучы медицина ярдәме күрсәтү өчен акчалата ярдәм итә, бу исә чит илләрдә зур яңгыраш таба. “Әлбәттә, без барлык ватандашларга бөтен җирдә дә ярдәм күрсәтү турында сүз алып бара алмыйбыз, - диде Фәрит Мөхәммәтшин, фикер алышуга нәтиҗә ясап. – Шуның белән бергә, без бу проблеманы комплекслы рәвештә хәл итү өчен мөмкинлекләр эзләячәкбез”.
“Безнең ватандашлар бөтен дөньяга таралган. Алар Казанга һәм республикага үз Ватаннарына караган кебек карый һәм күп кенә мәсьәләләрнең хәл ителүенә өметләнә”, - дип ассызыклады Фәрит Мөхәммәтшин һәм ватандашлардан теге яки бу проблеманы хәл итү үтенече белән шактый хатлар килә, дип өстәде. “Без әлеге мәсьәләләр белән шөгыльләнәчәкбез. Даими һәм системалы рәвештә эш итәргә тиешбез. Ватандашлар Координация Советы хакында белсен өчен без эшне тиешле дәрәҗәгә күтәрә алабыз”, - дип сүзен йомгаклады Татарстан парламенты башлыгы. ТР Президенты каршындагы ватандашлар эшләре буенча Координация Советы утырышы квартал саен узачак.


news_right_1
news_right_2
news_bot