news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда ТР Президенты каршындагы Коррупциягә каршы совет утырышы уза

Дәүләт милке һәм бюджет акчаларын файдалануда коррупция рискын киметү мәсьәләсе буенча фикер алышалар

  (Казан, 20 ноябрь, «Татар-информ»). Бу минутларда Казан Кремлендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә Коррупциягә каршы совет утырышы уза. Анда Дәүләт милке һәм бюджет акчаларын файдалануда коррупция рискын киметү мәсьәләсе буенча фикер алышалар.

Совет утырышына әзерләнгән материалларда билгеләп үтелгәнчә, Татарстанның муниципаль берәмлекләрендә милек һәм җир участоклары салым керемнәрен күтәрүгә юнәлдерелгән чараларны үткәрү дәвам итә. 2013 елда башланган чараларны үткәрү нәтиҗәсендә 31 меңнән артык җир участогына теркәү хокуклары булмавы ачыкланган, шул исәптән 12,7 мең җир участогына (41 процент) милек хокукы теркәлгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot