news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда ТР Премьер-министрының элеккеге урынбасары Владимир Швецовның улы өй сагына алынды

Ул аеруча зур күләмдәге мошенниклыкта шикләнелә.

(Казан, 16 ноябрь, «Татар-информ»). Казанның Совет районы суды тарафыннан ТР Премьер-министрының элеккеге урынбасары, элеккеге транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Владимир Швецовның улы өй сагына алынды.

Ул аеруча зур күләмдәге мошенниклыкта шикләнелә.

Владимир Швецовның улы сишәмбе көне үк тоткарланган иде. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына хокук саклау органнарындагы үз чыганагы хәбәр итте.

Бүген тикшерүче судка аны 9 гыйнварга кадәр кулга алу турында үтенеч белән мөрәҗәгать итте. Адвокат исә Швецовның улын өй сагына алуны таләп итте, ул тикшерүчеләрдән качып йөри алмаячак һәм мондый теләге дә юк дип белдерде.

Шунысын да искәртик: моңа кадәр «Татар-информ» агентлыгы ТР Премьер-министрының элеккеге урынбасары, элеккеге транспорт һәм юл хуҗалыгы министрының гаилә әгъзаларының ТР Тикшерү комитетының игътибар үзәгенә эләгүе хакында хәбәр иткән иде.


 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100