news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Казанда ТР Фәннәр академиясенең беренче президенты Мансур Хәсәновка бюст ачылды

Чарада ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, башка рәсми затлар, галимнең туганнары һәм хезмәттәшләре катнашты

(Казан, 7 октябрь, «Татар-информ», Руслан Дәүләтшин). Бүген иртән Казанның Арча кыры зиратында ТР Фәннәр академиясенең беренче президенты (1992-2006) Мансур Хәсәновка (1930-2010), аның каберендә, бюст ачылды. 

Әлеге чарага галимнең хезмәттәшләре, туганнары, дуслары һәм танышлары җыелган иде. Тантанада ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, башка рәсми затлар катнашты. "Мансур Хәсәнов үзенең иҗаты һәм республикага хезмәте белән тирән эз калдырды. Бүген аның истәлеге мәңгеләшү - гомерлеккә", - диде ТР Фәннәр академиясенең беренче президенты турында Минтимер Шәймиев

"Ул актив гражданлык позициясе һәм татар милләтенә мәхәббәт белән аерылып торды. Без Мансур Хәсән улы белән бик яхшы мөнәсәбәттә идек. Бүген бирегә килүчеләрнең барысы да аның зирәклеген, яхшылыгын һәм киләчәккә йөз тотып эшләвен әйтә ала", - дип билгеләп үтте ТР Фәннәр академиясе президенты Мәгъзүм Сәлахов.

"Мансур Хәсәнов - югары очыштагы кош. Мин аның белән 1983 елдан бирле таныш булдым. Ул ТАССР Министрлар Советы Рәисе урынбасары булды, социаль мәсьәләләргә кураторлык итте, ә мин Арча район башкарма комитеты башлыгы урынбасары идем. Без Габдулла Тукай юбилеена әзерләнә идек. Ул килде, дөрес киңәшләрен бирде. Без аның белән һәрчак элемтәдә тордык. Бик күп яхшы киңәшләр бирде, намуслы һәм гадел кеше иде", - диде VI чакырылыш РФ Дәүләт Думасы депутаты Фатыйх Сибагатуллин.

Сынның авторы - Казанның танылган скульпторы Асия Миңнуллина. "Портретта миңа Мансур Хәсәновның эчке халәтен бирү мөһим булды", - диде ул. 

Бюстны ачканнан соң, галимнең каберенә чәчәкләр салынды. Аннары ТР Фәннәр академиясенә барып, конференциядә катнашты.            

news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
Медиаметрикс
news_bot_970_100