Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда ТР Электрон мактау тактасыннан укытучыларның фотосурәтләре белән ролик эшләттеләр
Бүген, Белем көнендә, Казандагы «Ак Барс Арена» стадионы медиафасадында ТР Электрон мактау тактасы лауреатлары булган педагоглар һәм укытучылар фотосурәтләре төшерелгән ролик трансляциясен башлап җибәрделәр. Проект Татарстанның 15 меңнән артык күренекле хезмәткәренең исемнәрен берләштерде, шул исәптән 3,6 меңгә якын педагог, дип хәбәр итте журналистларга ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова.
«Хәрби һәм хезмәт батырлыгы елында Татарстанда «Татарстан Республикасының Электрон мактау тактасы» дигән искиткеч проект старт алды. Анда табиблар, укытучылар, юл төзүчеләр, төзүчеләр һәм башка һөнәр ияләренең исемнәре кертелгән. Шул ук вакытта әлеге мактау тактасындагы һәр алтынчы – мәгариф системасы вәкиле», – диде Зарипова.
Аның сүзләренә караганда, мактау тактасына республиканың зур шәһәрләреннән генә түгел, ә бәлки зур булмаган торак пунктлардан да педагоглар эләккән. «Өстәмә белем бирү педагоглары бар. Махсуслаштырылган мәктәптә, шулай ук 15 укучы гына булган зур булмаган авыл мәктәбендә укытучылар бар. Әмма бу безнең киләчәгебезне булдыручы, балаларыбызны тәрбияләүче кешеләр», - дип ассызыклады министр.
Казанның «Гармония» 20 нче гимназиясенең физика укытучысы, югары квалификация категориясе һәм «мактаулы остаз»күкрәк билгесе иясе почга Соловьева Электрон мактау тактасы лауреаты булды.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз