Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда ТР Эчке эшләр министрлыгы каршындагы Иҗтимагый Совет утырышы уза
Казанда ТР Эчке эшләр министрлыгы каршындагы Иҗтимагый Совет утырышы уза
(Казан, 26 октябрь, «Татар-информ», Венера Фәсхетдинова). Бүген ТР ЮХИДИ бинасында ТР Эчке эшләр министрлыгы каршындагы Иҗтимагый Совет утырышы уза. Утырышта Татарстан эчке эшләр органнарының 9 ай эшчәнлегенә нәтиҗәләр ясала һәм РФ Дәүләт Думасына сайлауларны үткәрүгә әзерлек соравы карала.
Утырышта ТР Эчке эшләр министры Әсгать Сәфәров, ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Анатолий Фомин, “Бердәм Россия” партиясенең Татарстан төбәк бүлегенең башкарма комитеты рәисе Виктор Бударин катнаша.
Әсгать Сәфәров сүзләренә караганда, ТР Эчке эшләр министрлыгы каршындагы Иҗтимагый Совет әгъзалары булган күренекле галимнәрнең, хокук белгечләренең, зур оешмалар җитәкчеләренең, мәдәният, сәнгать эшлекләренең, руханиләрнең алар республика гражданнары буларак җәмгыятьтә тәртип урнаштыруда фикереләрен ишетү мөһим. Шулай ук Әсгать Сәфәров әйтүенчә, министр ике вазифаны били алмаганга, утырышта Иҗтимагый Советның яңа җитәкчесе дә билгеләнәчәк. Әлеге вазифага ТР Эчке эшләр министры киңәшчесе Николай Козарь тәкъдим ителә.
Министр чыгышында билгеләп үткәнчә, агымдагы елда җинаятьләр саны узган ел белән чагыштырганда 22,8 процентка кимегән, барлыгы 9 айда 62704 җинаять теркәлгән. Шулай ук җинаятьләрне ачу саны да арткан, кайбер төр җинаятьләр буенча, аерым алганда, кеше үтерү буенча бу күрсәткеч 100 процентка якын, диде Әсгать Сәфәров.
Агымдагы елда хокук саклау органнары оешкан җинаятьчелеккә, наркотикларның законсыз әйләнешенә, террорчылыкны булдырмауга каршы көчле көрәш алып барды. Шулай итеп оешкан җинаятьчелек белән бәйле 1 меңнән артык эш тикшерелде, хәзерге вакытта “48 комплекс”, “Кварталлар” оешкан төркемнәрнең эшләре карала. Министр билгеләп үткәнчә, җаваплылыкка тартылучылар эскәмиясе буш тормый. “Әмма яңадан оешкан җинаять төркемнәрен булдырмау мөһим”, - дип ассызыклады Әсгать Сәфәров.
Быел 9 наркоканал ябылуы да хокук саклаучыларның нәтиҗәле эшләре турында сөйли. Эчке эшләр органнары икътисад юнәлешндәге җинаятьләргә каршы тора, бу өлкәдә 9282 җинаять теркәлгән.
Шулай да эчке эшләр органнары эшчәнлегендә уңай күрсәткечләр күп булса да, министр билгеләп үткәнчә, юл-транспорт һәлакәтләр зур проблема булып кала, агымдагы елда гына республика юлларында 550 кеше үлгән.
Әсгать Сәфәров әйткәнчә, ТР Эчке эшләр министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет республика гражданнары һәм эчке эшләр органнары арасында элемтә урнаштырып, проблемаларны чишүдә, шулай ук гражданнарның хокукларын яклауда ярдәм итә.
ТР Эчке эшләр министрлыгы каршындагы Иҗтимагый Совет әгъзасы булган Россия һәм Татарстан артисты Венера Ганиева сүзләренә караганда, мәдәният кешеләре барлык вакыйгаларда хәбәрдар булырга тиеш, җәмгыятьтәге хәлне яхшыртуда үз өлешләрен кертергә тиеш. “Иҗтимагый Совет вәкиле буларак сайлауларга да һичшиксез барып, үрнәк күрсәтергә, тәртип саклауда күзәтчелек итәргә риза”, - диде Венера Ганиева.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз