Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда ТР Дәүләт заказы агентлыгы өчен актуаль мәсьәләләр буенча фикер алыштылар
Рөстәм Миңнеханов агентлыкның 2015 елдагы эш йомгаклары һәм 2016 елга планнары буенча киңәшмә уздырды
(Казан, 18 март, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановка «Дәүләт заказы, инвестицион эшчәнлек һәм төбәкара элемтәләр агентлыгы» ДУПның 2015 елда эш йомгакларын һәм 2016 елга планнарын тәкъдим иттеләр.
Киңәшмә Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узды, анда ТР Премьер-министры Илдар Халиков, ТР Премьер-министры урынбасары-ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, ТР икътисад министры Артем Здунов, Сатып алулар буенча Татарстан Республикасы дәүләт комитеты рәисе Ольга Редько һәм башкалар катнашты.
Төп нотык белән «Дәүләт заказы, инвестицион эшчәнлек һәм төбәкара элемтәләре агентлыгы» ДУП генераль директоры Яков Геллер чыгыш ясады. Ул ведомствоны оештыру тарихын һәм аның 2002 елдан бирле үсеш баскычларын барлады.
Яков Геллер агентлыкның казанышларын билгеләп үтте, шулардан: электрон сәүдә мәйданчыгында (ЭТП) уздырылган аудит zakazrf.ru, яңа ресурслар, шул исәптән төзелеш материалларының һәм авыл хуҗалыгы продукциясенең биржа мәйданчыгы булдыру, эшкуарлар өчен мәгълүмат порталы smb.tattis.ru, Бердәм аккредитация үзәге булдыру һәм башкалар.
Моннан тыш, Татарстан Республикасы Дәүләт заказы агентлыгын оператор сыйфатында дәүләт һәм муниципаль мөлкәтне электрон хосусыйлаштыру өчен мәйданчык итеп Россия Федерациясе Хөкүмәте раслады. Әлеге ресурслардан файдалану тулаем көндәшле сатып алулар юлы белән чыгымнарны оптимальләштерергә ярдәм итә.
Киңәшмә барышында Дәүләт заказы агентлыгы өчен актуаль мәсьәләләр буенча, шул исәптән электрон сәүдә мәйданчыкларының мөмкинлекләрен киләчәктә үстерү турында, фикер алыштылар, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз