news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда ТР дәүләт җыр һәм бию ансамбле концерты була

“Алтын фонд”ка кергән номерлар белән беррәттән, яңалары да тәкъдим ителә

 (Казан, 11 декабрь. “Татар-информ”). Бүген кичке 6 да М. Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театры сәхнәсендә ТР Дәүләт җыр һәм бию ансамбле концерты була.

Коллектив, “алтын фонд”ка кертелгән номерлардан торган зур программа тәкъдим итә, шулай ук “Ак морзалар”, “Алтын билбау” кебек яңа номерларны да күрергә мөмкин булачак.

Концертта коллективның бию һәм оркестр төркемнәре, хоры чыгыш ясаячак, дип хәбәр итә ансамбльнең матбугат хезмәте.

news_right_1
news_right_2
news_bot