news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда, ТР Дәүләт хезмәткәрләре спартакиадасы кысаларында, «Аппаратлар Кубогы» уздырылды

Казанда Татарстан Президенты, Хөкүмәте һәм Дәүләт Советы аппаратлары хезмәткәрләре ярышты

(Казан, 27 сентябрь, "Татар-информ"). Бүген Казанда, Татарстан Республикасы дәүләт хезмәткәрләре спартакиадалары кысаларында, «Аппаратлар Кубогы» спартакиадасы уздырылды, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте. ТР буенча ЭЭМның Мирный бистәсендәге базасында төрле спорт ярышларында ТР Президенты Аппараты, ТР Министрлар Кабинеты Аппараты һәм ТР Дәүләт Советы Аппараты хезмәткәрләре көч сынашты. Ярышларны Татарстан вице-премьеры вазыйфаларын башкаручы Васил Шәйхразиев ачып җибәрде, бүләкләү тантанасында исә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.


Бу традицион спартакиаданың спорт ярышлары арасында – пневматик винтовкадан ату, волейбол, дротиклар ату, велосипедта фигуралы йөрү һәм башкалар. Ярышлар йомгаклары буенча шәхси һәм команда зачетларында җиңүчеләр һәм призерлар билгеләнде. Гомуми команда зачетында Татарстан Республикасы Президенты Аппараты җиңү яулады.


Җиңүчеләргә һәм призерларга бүләкләрне Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов тапшырды.

«Бу традицион спартакиада безне берләштерә, безгә спорт мәйданчыкларында очрашырга һәм аралашырга мөмкинлек бирә, - диде Татарстан Республикасы Президенты Спартакиадада катнашучыларны сәламләп. – Ачык һавада спорт белән шөгыльләнү, билгеле инде, сәламәтлекне дә ныгыта», - диде ул.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100