Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда төзелеш мәйданчыкларының бердәм күренеше булдырылачак
Татарстан башкаласында төзелеш мәйданчыкларының бердәм күренешен булдырырга һәм расларга ниятлиләр. Казан Башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Гафаров, ТР Рәисе Рөстәм Миңнехановның шимбә йөкләмәсенә сылтама ясап, эшлекле дүшәмбедә шул хакта хәбәр итте, дип яза «Татар-информ» хәбәрчесе Александр Хевронин.
«Шимбә көнне узган традицион киңәшмәдә республика Рәисе төзелеш мәйданчыкларын бизәү мәсьәләсен күтәрде, бу коммуналь челтәрләрне алыштыру эшләренә дә кагыла», - диде Гафаров.
Ул шәһәр Архитектура идарәсе, Казанның Үсеш институты һәм коммуналь хезмәт вәкилләренә төзелеш мәйданчыкларының коймаларын бизәү вариантларын тәкъдим итүләрен сорап мөрәҗәгать итте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз