Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда төзелеш мәйданчыкларында армиядән качып йөрүчеләрне тотканнар
Бүген Казанда паспорт алган, әмма хәрби хисапка басмаган Россиянең яңа гражданнарын табу өчен төзелеш мәйданчыкларын тикшерделәр.
Россия Тикшерү комитетының гарнизон буенча 384 нче хәрби тикшерү бүлеге биргән мәгълүматка караганда, 12 кеше тикшерелгән. Алар арасында закон бозып хәрби хисапка басмаган дүрт кешене ачыкладылар. Качып йөрүчеләрне Казанның Хәрби комиссариатларына китергәннәр.
Ведомствода ассызыклаганча, мондый чаралар системалы рәвештә Татарстанда да, Чувашиядә дә үткәрелә. Узган һәм агымдагы елларда Россия гражданлыгы алган 740тан артык мигрант республика хәрби комиссариатларында хәрби хисапка куелган.
Күрсәтелгән чаралар киләчәктә дә дәвам итәчәк, дип өстәделәр ведомствода.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз