news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда товарны сатып бетерү өчен өчен ачылган Mango кибетендә озын чират җыелган

Казанның «Мега» сәүдә үзәгендә Mango кибете товар сатып бетерү өчен үз ишекләрен ачты. Бу хактагы мәгълүмат социаль челтәрләрдә урнаштырылган, андагы фотоларда озын чиратлар хасил булуын күрергә мөмкин. Сәүдә үзәгенең белешмәләр хезмәтендә «Татар-информ» агентлыгына ачыклык кертүләренчә, бу сатып алучыларның кибеткә керүен чикләү белән бәйле булырга мөмкин.

«H&M кибетләре яңадан эшли башлагач, анда сатып алучыларны зур булмаган төркемнәр белән генә керттеләр, калганнары тышта көтеп торды. Кешеләр кибеттән чыккач, яңаларын үткәрделәр. Чиратлар шуның белән бәйледер, мөгаен», - дип ачыклык керттеләр сәүдә үзәгендә. Шуның белән бергә, сәүдә үзәге хезмәткәрләре кибетнең күпме вакытка ачылуын әйтәм алмады, ул ябылмаска да мөмкин дип искәрттеләр.

Сүз уңаеннан, H&M кибетләре әле дә эшли – соңгы сатуларның беренче көннәрендә аларда шулай ук чиратлар җыелды. Өстәвенә, Казанда гына түгел, Чаллыда да. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгы элегрәк хәбәр иткән иде.

Шунысын да искәртик: Mango кием-салым тегү компаниясе Украинада махсус операция үткәрү фонында Россиядә турыдан-туры сатулардан баш тартачагы һәм бизнесны франчайзига тапшырачагы хакында белдергән иде. Россиядә әлеге челтәрнең барлыгы 55 кибете бар.

news_right_1
news_right_2
news_bot