news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда тоткарланган полиция хезмәткәрләре бүлмәсендә героин табылган

Барлык тоткарланучылар наркотик куллану-кулланмауга юнәлдерелгән медицина тикшерүе уза

  (Казан, 29 ноябрь, «Татар-информ»). Казанда тоткарланган полиция хезмәткәрләренең эш бүлмәсендә төрле предметлар табылган.
Россия ЭЭМ ның Баш тикшерү идарәсе матбугат хезмәте белдергәнчә, кичә тоткарланган полиция хезмәткәрләренең эш һәм яшәү урыннары тикшерелгән. Аларның эш бүлмәләрендә героин табылган. Шулай ук башка матдәләр табылган, алар экспертизага юнәлдерелгән.
Барлык тоткарланучылар наркотик куллану-кулланмауга юнәлдерелгән медицина тикшерүе уза.
Фатирларның берсендә теркәлмәгән газ пистолеты, “сер” тамгасы салынган документлар, рөхсәт кагазе булмаган ау коралы табылган.
Хәзерге вакытта тикшерү эшләре бара, аларның нәтиҗәләре буенча бу вәзгыятьтә республика министрлыклары җитәкчеләренең роле бәяләнәчәк.
Россия ЭЭМ ның Баш тикшерү идарәсе коррупциягә каршы чаралар үткәрүдә катнашу максатыннан гражданнардан хокук саклау органнары хезмәткәрләренең хокук бозу гамәлләре трындагы мәгълүмат белән Росссия Эчке эшләр министрлыгының кайнар линия телефонына (495) 667-74-47 яки Россия ЭЭМ территориаль органнары телефоннарына мөрәҗәгать итүләрен сорый.

news_right_1
news_right_2
news_bot