news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда «Тормыш стиле — мәдәни код» Этно-Fashion фестивале узачак

Фестивальдә халык сәнгате һәм декоратив-гамәли сәнгать осталары, һөнәрчеләре һәм рәссамнары, дизайнерлар һәм модельерлар, Россиянең барлык төбәкләреннән, БДБ илләреннән, Европа һәм Азия илләреннән иҗат берләшмәләре катнашачак.

(Казан, 21 июль, «Татар-информ»). Казанда 23-27 июль көннәрендә «Тормыш стиле — мәдәни код» I Халык иҗаты һәм декоратив-гамәли сәнгать Этно-Fashion фестивале узачак.

Биредә төрле лекцияләр, уникаль мастер-класслар, гадәти булмаган эшләнмәләр ярминкәсе, дизайнерларның үзенчәлекле күргәзмәләре көтелә. Ул 23 июльдә Хәзерге заман сәнгате галереясендә ачыла, дип яза оештыручыларга сылтама белән «Мәдәни җомга».

Программада — Татарстан Республикасы Президенты һәм креатив индустрияләр вәкилләре катнашында түгәрәк өстәл, Казан Кремлендә «Ел һөнәрчесе — 2021» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү һәм дизайнерлар коллекцияләрен күрсәтү булачак.

Фестивальдә халык сәнгате һәм декоратив-гамәли сәнгать осталары, һөнәрчеләре һәм рәссамнары, дизайнерлар һәм модельерлар, Россиянең барлык төбәкләреннән, БДБ илләреннән, Европа һәм Азия илләреннән иҗат берләшмәләре катнашачак.

Фестиваль Россиядә милләтара татулыкны ныгытуга, Россия, Европа һәм Азиядән килгән осталар арасындагы хезмәттәшлеккә уңай йогынты ясаячак төрле милләт һәм ил вәкилләрен берләштерү өчен уникаль мәйданчык булачак, дип ышана оештыручылар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100