Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда тормыш иминлегенең заманча проблемаларына багышланган халыкара конференция ачылды
Чараның максаты- тормыш иминлегенең төрле өлкәләренә инновацион эшләнмәләрне куллану тәҗрибәсе һәм тупланган фундаменталь фәнни тикшеренүләр н|
(Казан, 26 февраль, “Татар-информ”, Айгөл Фәхретдинова). Бүген Казанда тормыш иминлегенең заманча проблемаларына багышланган халыкара фәнни-гамәли конференция эшли башлады. “Корстон” сәүдә-күңел ачу үзәгендә узучы конференция Татарстанның бу өлкәдә ирешелгән казанышлары, соңгы елларда тормыш иминлеген саклау һәм ныгыту буенча актив кулланылучы замана технологияләрен, приборлар һәм җиһазларны, фәнни-укыту-методик эшләнмәләрне презентцияләүче күргәзмә ачылышыннан башланып китте. Күргәзмә ачылышы һәм пленар утырыш ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов, РФ Дәүләт Думасының Иминлек буенча комитеты рәисе Владимир Васильев, РФ Юл хәрәкәте иминлеге буенча баш дәүләт инспекторы Виктор Кирьянов, Экологик, технологик һәм атом күзәтчелеге буенча федераль хезмәт җитәкчесе Николай Кутьин катнашында узды. Тормыш иминлегенең барлык өлкәләрен эченә алып, бу юнәлештә тупланган тәҗрибәне алмашу мәйданы булган бу форум эшендә шулай ук Россия, Татарстан министрлыклары җитәкчеләре, галимнәре, белгечләре белән бергә, АКШ, Алмания, Австрия, Англия, Финляндия, Украина, Беларусь һ.б. илләрдән иминлекнең төрле өлкәләрендә шөгыльләнүче галимнәр һәм белгечләр катнаша.
Узган елның маенда РФ Президенты Дмитрий Медведев Указы белән дәүләт иминлеген ныгытуның алдагы ун елга стратегик бурычлары билгеләнгән иде. Документта искәртелгәнчә, глобальләшү чорында халыкара мөнәсәбәтләрнең үсеш процесслары гражданнар, җәмгыять һәм дәүләтләр өчен яңа куркыныч барлыкка китерә. Шул шартларда Россия уңышлы үсеш гаранты буларак милли иминлек өлкәсендә яңа дәүләт сәясәтенә күчүен белдерде. Ул, шул рәвешле, икътисад, эчке һәм тышкы иминлек, мәгариф, фән, мәдәният өлкәләрендә халыкара багланышларны ныгыту механизмнарына керешә. Шул ук вакытта илкүләм иминлекнең өстенлекле юнәлешләре булып оборона куәте, дәүләт һәм иҗтимагый иминлек кала. Указда ассызыкланганча, Россиянең милли иминлеге турыдан-туры илнең икътисади мөмкинлекләренә, иминлекне тәэмин итү системасының нәтиҗәле эшләвенә бәйле булырга тиеш.
Узган елның ноябрендә Мәскәүдә Юл хәрәкәте иминлеге буенча беренче халыкара конференция узган иде. Анда ачыкланганча, бүген АКШ, Ауропа илләрендә, Азиядә бу өлкәдә проблемаларны чишкәндә охшаш ысуллар кулланалар, уртак максатка омтылалар. Мәскәү форумында шәхес, дәүләт, җәмгыять иминлеге проблемаларына системалы якын килү юлларын эшләүче галимнәр, белгечләргә бергәләп тәҗрибә алмашырга кирәк дигән чакыру яңгырады. Бүген Казанда эшләүче тормыш иминлегенең заманча проблемаларына багышланган халыкара конференциядә шушы фикер тагын бер кат куәтләнде.
ТР Министрлар Кабинеты тарафыннан оештырылган бу масштаблы чараның максаты- тормыш иминлегенең төрле өлкәләренә инновацион эшләнмәләрне куллану тәҗрибәсе һәм тупланган фундаменталь фәнни тикшеренүләр нәтиҗәләрен алмашу. Фәнни җәмәгатьчелекнең көчен берләштерү актуальлеге шуның белән бәйле. Иминлек мәсьәләләрен системалы анализлау зур көч һәм тырышлык таләп итүче процесс. Төрле өлкәләрдә белем булмый торып, техноген, юл-транспорт һәлакәтләрен кисәтү, табигый бәла-казалардан килгән авыр нәтиҗәләрне киметүдә нәтиҗәлелеккә ирешеп булмый, ди белгечләр.
Конференция делегатлары төштән соң 5 секциягә бүленеп эшли. Аларда милли иминлек һәм аның состав өлешләре, юл хәрәкәте иминлеге, иминлекнең медик-биологик аспектлары, иминлекне тәэмин итү системалары һәм чаралары, иминлекнең гуманитар проблемалары хакында сүз бара. Конференция эшенә кичке якта мастер-класслар нокта куячак. Алар кризислы һәм экстремаль хәлләрдә психологик ярдәм, юл-транспорт һәлакәтләрендә беренче медицина ярдәме күрсәтү, балаларны юлларда иминлек кагыйдәләрен үтәүгә өйрәтү, мәгариф программаларын төзүгә кагыла.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз