news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда "Тормыш эстафетасын тапшыр" акциясе кысаларында 40 литрдан артык кан әзерләнгән

Донорлар эстафетасы Мәскәү, Санкт-Петербург, Уфа, Екатеринбург, Оренбург һәм Россиянең башка шәһәрләрендә дәвам иттереләчәк

(Казан, 13 ноябрь, «Татар-информ»). 11 ноябрьдә Казанда ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Кан үзәге базасында “Мы...” яшьләр хәрәкәте гамәлгә куйган “Мин – Татарстан Республикасы доноры” проектының “Тормыш эстафетасын тапшыр” бишенче донорлар акциясе узды. Аның барышында кан үзәгенә 156 кеше мөрәҗәгать иткән, аларның 110ы кан тапшырган. Нәтиҗәдә, 40 литрдан артык кан әзерләнгән,  дип хәбәр итә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте.

Бу акция социаль челтәрләрдә DonorChallenge эстафетасына старт бирде, ул донорлыкны популярлаштыру һәм донорлар хәрәкәтенә Татарстанның гына түгел, Россиянең башка төбәкләрендә яшәүче яшьләрне җәлеп итүгә юнәлдерелә. Донорлар эстафетасы Мәскәү, Санкт-Петербург, Уфа, Екатеринбург, Оренбург һәм Россиянең башка шәһәрләрендә дәвам иттереләчәк  

news_right_1
news_right_2
news_bot