news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда тормыш эшчәнлеге куркынычсызлыгының заманча проблемалары хакында фикер алышачаклар

Халыкара фәнни–гамәли конференция 26 февральдә узачак

(Казан, 13 гыйнвар, “Татар–информ”). Бүген ТР Премьер–министры Рөстәм Миңнеханов ТР Хөкүмәте йортында “Тормыш эшчәнлеге куркынычсызлыгының заманча проблемалары: тәҗрибә, проблемалар, аларны хәл итү юлларын эзләү” дип исемләнгән Халыкара фәнни–гамәли конференцияне әзерләү һәм үткәрү буенча оештыру комитеты утырышын уздырды. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Конференция 2010 елның 26 февралендә Казанда узачак, анда катнашу өчен 150 дән артык гариза бирелгән инде. Тормыш эшчәнлегенең куркынычсызлыгы проблемалары хакында фикер алышырга Россия төбәкләре, Ерак һәм Якын чит илләр, шул исәптән АКШ, Австрия, Израиль һәм башка дәүләтләрдән вәкилләр җыелачак. Милли куркынычсызлык, юл–транспорт куркынычсызлыгы, иминлекнең психологиясе һәм культурасы фикер алышуларның төп юнәлешләре булачак.
Бүгенге утырышта ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе идарәсе башлыгы Рифкат Миңнеханов Халыкара фәнни–гамәли конференцияне үткәрүгә әзерлек турындагы доклад белән чыгыш ясады. Аерым алганда, ул конференциянең “Корстон” мәдәни–күңел ачу комплексында узачагы хакында хәбәр итте. Конференция кысаларында шулай ук тормыш эшчәнлеге куркынычсызлыгы мәсьәләләренә багышланган күргәзмә дә оештырылачак. Күргәзмәдә катнашу өчен компания һәм предприятиеләрдән 20 дән артык гариза кабул ителгән.
Бүгенге көндә конференциянең символикасы эшләнгән, мәкаләләр җыентыгы әзерләнгән, анда 153 фәнни мәкалә, шул исәптән инглиз телендә 11 мәкалә урын алган. Халыкара фәнни–гамәли конференциянең ачылышы 26 февральгә билгеләнгән. Бу көнне пленар утырыш узачак, көннең икенче яртысында фәнни–гамәли секцияләр эшләячәк, белгечләр өчен мастер–класслар оештырылачак.
Секцияләрнең темалары түбәндәгеләр: милли куркынычсызлык һәм аның состав өлешләре, иминлекнең гуманитар проблемалары, куркынычсызлыкның медицина–биологик аспектлары, иминлекне тәэмин итү системалары һәм чаралары, зур шәһәрләрдә юл хәрәкәтен оештыру һәм аның куркынычсызлыгы. Татарстанның профиль министрлыклары секцияләрнең модераторлары сыйфатында чыгыш ясаячак.
“Тормыш эшчәнлеге куркынычсызлыгының заманча проблемалары: тәҗрибә, проблемалар, аларны хәл итү юлларын эзләү” дип исемләнгән Халыкара фәнни–гамәли конференцияне әзерләү һәм үткәрү буенча оештыру комитеты чарада катнашу өчен ТР Президенты Минтимер Шәймиев, РФ эчке эшләр министры Рәшит Нургалиев, РФ гражданнар оборонасы эшләре, гадәттән тыш хәлләр һәм бәла–каза нәтиҗәләрен бетерү министры Сергей Шойгу, ТР транспорт министры Игорь Левитин, Федераль юл агентлыгы җитәкчесе Анатолий Чабунин һәм башкаларны чакырырга ниятли.
Искәртеп узабыз, конференцияне ТР Министрлар Кабинеты, ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы һәм башка кызыксынган учреждениеләр оештыра.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100