Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда “Тормыш эшчәнлеге куркынычсызлыгының заманча проблемалары” дигән җыен уза
Җыен кысаларында фәнни-гамәли секцияләр эшләячәк, белгечләр өчен мастер-класслар оештырылачак, шулай ук тормыш иминлеге мәсьәләләренә багышланган күргәзмә була
(Казан, 25 февраль, “Татар-информ”). Иртәгә – 26 февральдә Казанда “Корстон” сәүдә-күңел ачу үзәгендә “Тормыш эшчәнлеге куркынычсызлыгының заманча проблемалары: тәҗрибә, проблемалар, хәл итү юллары” дигән халыкара фәнни-гамәли конференция уза.
ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы рәсми сайты хәбәрләренә караганда, җыен кысаларында фәнни-гамәли секцияләр эшләячәк, белгечләр өчен мастер-класслар оештырылачак, шулай ук тормыш иминлеге мәсьәләләренә багышланган күргәзмә булачак.
Секцияләрдә милли куркынычсызлык һәм аның өлешләре; куркынычсызлыкның гуманитар проблемалары һәм медицина-биологик аспектлары; иминлекне тәэмин итүнең системалары һәм чаралары; зур шәһәрләрдә юл хәрәкәтен оештыру һәм аның куркынычсызлыгы мәсьәләләре күтәрелә.
Конференциядә Россия төбәкләреннән, якын һәм ерак чит илләрдән, шул исәптән АКШ, Австрия, Израиль һәм башка илләрдән белгечләр катнашуы көтелә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз