news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда «Тормыш стиле – мәдәни код» халыкара этнофестивале ачылды

Бүген Казанда «Тормыш стиле – мәдәни код» халыкара этнофестиваленә старт бирелде. Чара беренче тапкыр уникаль осталык үзәгендә (ЦУМда) уза.

Ачылу тантанасы төгәл 13.00 сәгатьтә башланды. Стартка бер сәгать кала ук ЦУМ ишеге янында йөзләгән кунак җыелды.

«Бу фестиваль иң мөһим чараларыннан берсе булып тора. Бүген фестиваль Россиянең 30 төбәгеннән һәм Һиндстаннан алып Африка дәүләтләренә кадәр ун чит илдән 300дән артык оста һәм предприятиене берләштерә. Фестивальнең максаты – хәзерге заман шартларында халык һөнәрчелеге үсешенең алдынгы тенденцияләрен күрсәтү, шулай ук эшләнмәләрне ил эчендә һәм чит илләрдә алга җибәрү», – дип ассызыклады Татарстан Республикасы мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин.

Быел фестивальдә катнашучыларның географиясе киңәйгән. Әгәр 2021 елда фестиваль Россиянең 20 төбәгеннән осталар җыйса, хәзер Һиндстан, Маврикий, Гыйрак, Катар, Марокко, Кыргызстан, Казахстан, Үзбәкстан һәм Таҗикстан дизайнерлары да кушылды.

news_right_1
news_right_2
news_bot