news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда «Тормыш стиле - мәдәни код» V Халыкара этно-фестивале узачак

Казанда «Тормыш стиле - мәдәни код» V Халыкара этно-фестивале узачак
Фото: mincult.tatarstan.ru

Россия халыклары бердәмлеге елында 22 июльдән 26 июльгә кадәр Казан этник мода һәм традицион сәнгатьне җәлеп итү үзәгенә әвереләчәк – биредә «Тормыш стиле- мәдәни код» V Халыкара этно-фестивале узачак. Бу хакта ТР Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Бу җәйнең төп вакыйгасы Россиянең 30 төбәгеннән һәм 10 чит илдән — Һиндстаннан алып Африка илләренә кадәр—300дән артык халык һөнәрчелеге осталарын һәм предприятиеләрен, дизайнерларны һәм экспертларны берләштерәчәк.

Быел фестивальне беренче тапкыр Уникаль осталык үзәге — традицион һөнәрләр һәм заманча мәдәният кисешкән урын кабул итә. Кунакларны өч төп блок көтә: киң ярминкә, бай эшлекле программа һәм дизайнерлардан этно фестиваль.

Керү ирекле, кайбер чараларга теркәлү таләп ителә.

news_right_1
news_right_2
news_bot