news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда «Тормыш стиле – мәдәни код» II Этно-fashion фестивале ачылды

Казанда «Тормыш стиле – мәдәни код» II Этно-fashion фестивале ачылды
Владимир Васильев, Рамил Гали

Казанда «Тормыш стиле – мәдәни код» II Этно-fashion фестивале Камал театры янындагы мәйданда ачылды. Биредә 7 августка кадәр ярминкә эшләячәк.

Фестивальнең эшлекле программасында сүз креатив индустрияләр үсеше өчен шартлар турында барды. Катнашучылар Россия товарына ихтыяҗ арту мөмкинлеген дә фаразлады. Форумның беренче көнендә РФ Дәүләт Думасы депутаты Татьяна Ларионова да катнашты.

«Без бу форумны икенче тапкыр уздырабыз. Ул мәдәният турында гына түгел, безнең мирасыбыз һәм тарихыбыз турында. Без бу форумны формалаштырганда тормыш стиле турында уйландык», - диде эшлекле форумда ясаган чыгышында мәдәният министры Ирада Әюпова.

«Без ничек киенәбез, ашарга нәрсә әзерлибез, балаларны ничек тәрбиялибез, нинди бишек җыры җырлыйбыз, тирәлегебезне ничек көйлибез – болар барысы да мәдәни код», дип дәвам итте ул.

«Милли кием дә – тел, символлар. Без аны лингвистик телгә караганда да тизрәк югалтабыз. Символ телен саклау катлаулырак, югыйсә алар милли үзтәңгәллекне саклау өчен ныклы нигез булып тора», диде министр.

Дискуссиядә Казан дәүләт мәдәният институты ректоры Роза Әхмәдиева, Фешин исемендәге Казан сынлы сәнгать училищесы директоры Ольга Гыйльметдинова һәм башкалар катнашты.

Фестиваль кысаларында «Хәзинә» галереясында «Мирас һәм традицияләр» күргәзмәсе ачылды. Ул 14 августка кадәр эшләячәк. Аны түләүсез карарга мөмкин.

Казан Кремлендә этно-коллекцияләр тәкъдим ителде. Этно-fashion күрсәтүләр 5 августка кадәр барачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100