news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда «Тормыш стиле» этно-fashion фестивален уздыру өчен волонтерлар җыялар

Халык иҗаты һәм декоратив-гамәли сәнгатьнең «Тормыш стиле – мәдәни код» II этно-fashion фестивален оештыручылар волонтерлар җыя. Ирекле ярдәмчеләрдән гаризалар 31нче июльгә кадәр кабул ителә.

Теләгән һәркем үз анкетасын җибәрә ала. Волонтерлар креатив, заманча мәдәният атмосферасына, дизайнерлар, күргәзмәләр, public talk һәм ярминкәләр атмосферасына чумачаклар. Бу хакта Казан мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Волонтерларның беренче оештыру җыелышы 1 нче августта Тукай урамы, 74а адресы буенча узачак.

  •  II этно-fashion фестивале Казанда 2-7 нче августта узачак. Чарада 300 гә якын халык сәнгать һөнәрчелеге оешмасы, декоратив-гамәли сәнгать осталары, һөнәрчеләр, дизайнерлар, модельерлар, Россия төбәкләреннән, БДБ һәм Азия илләреннән иҗат берләшмәләре катнашачак.

Фестиваль кысаларында «Хәзинә» милли сәнгать галереясында «Мирас һәм традицияләр» күргәзмәсе ачылды. Экспозициядә 400 дән артык декоратив-гамәли һәм сынлы сәнгать эшләнмәсе бар.

II Этно-fashion фестивальне Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, Татарстан Республикасы мәдәният өлкәсендә инновацияләр кертү һәм гореф-гадәтләрне саклау буенча ресурс үзәге, Россия Федерациясе Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, «Мирас һәм традицияләр» халык сәнгать кәсепчелеге, һөнәрчеләр һәм рәссамнар ассоциациясе ярдәмендә оештыра.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100