Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда «Тормыш өчен» III Бөтенроссия музыка фестивале узачак
19 апрельдә Казанда Муса Җәлил исемендәге Татар опера һәм балет театрында Бөек Җиңүнең 80 еллыгына һәм Ватанны саклаучы елына багышланган «Тормыш өчен» III Бөтенроссия музыка фестивале ачыла. Концертлар 14.00 һәм 18.30 сәгатьтә узачак. Бу хакта ТР Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Концерт программасында Россиянең иң яхшы коллективлары, шул исәптән А.В. Александров исемендәге ике тапкыр Кызыл Байракка ия булган җыр һәм бию ансамбле, симфоник һәм хор федераль коллективлары, Зур һәм Мариин театры солистлары, Россия эстрадасы йолдызлары катнашачак.
Фестиваль аның сәнгать җитәкчесе - «Классика XXI» милли сәнгать мәдәни фонды генераль директоры, Россия Федерациясе Президентының өч гранты иясе, дирижер - Алексей Пугачев инициативасы белән үткәрелә. Оештыручы - «Классика XXI» милли сәнгатьнең мәдәни фонды.
2025 елда фестиваль Казан, Санкт-Петербург, Владикавказ, Краснодар, Новороссийск һәм Сочида узачак. Бу юлы ул Бөек Җиңүнең 80 еллыгына һәм Ватанны саклаучы елына багышланачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз