news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда тормозлары эшләмәү сәбәпле, трамвайлар бәрелешкән, ике пассажир травма алган

Авария бүген көндез Гвардия урамында булган.

Казанда тормозлары эшләмәү сәбәпле, трамвайлар бәрелешкән, ике пассажир травма алган
соцсети

(Казан, 22 гыйнвар, «Татар-информ»). Казанның Гвардия урамында ике трамвай бәрелешүне социаль челтәрләрдән файдаланучылар хәбәр итә.

Ике трамвай да Гадел Кутуй ягына таба хәрәкәт иткән, дип ачыклык керттеләр шәһәр автоинспекциясендә «Татар-информ» хәбәрчесенә.

«Алда барган транспорт светофорга тукталган. Бу вакытта аңа тормозлары сафтан чыккан икенче трамвай килеп бәрелгән», — дип сөйләделәр ЮХИДИ хезмәтендә.

Авария нәтиҗәсендә трамвайларда булган ике пассажир зыян күргән.

news_right_1
news_right_2
news_bot