news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда төрле сугышлардагы солдатлар һәм офицерлар формалары күргәзмәсе ачылды

Бүген Салих Сәйдәшев исемендәге Зур концертлар залында «Беренче бөтендөнья сугышыннан алып махсус хәрби операциягә кадәр рус солдаты формасы. Махсус хәрби операция экспонатлары» күргәзмәсе ачылды. Ул Ватанны саклаучылар көненә багышланган. Күргәзмәне күптән түгел Әсгать Сәфәров җитәкләгән «Россия хәрби-тарихи җәмгыяте» гомумроссия иҗтимагый-дәүләт оешмасының төбәк бүлеге оештырган.

Фото: © «Татар-информ», Елена Фенина

Экспозиция концерт залының икенче катындагы холлда тәкъдим ителде. Биредә Беренче бөтендөнья сугышы, гражданнар сугышы, Бөек Ватан сугышы, әфган сугышы, Чечняда контртеррористик операция һәм махсус хәрби операция чорының хәрби формалары урнаштырылган.

Күргәзмә Ватанны саклаучыларның экипировкасы, кирәк-яраклар һәм кораллар ничек үзгәргәнен бәяләргә мөмкинлек бирә.

Фото: © «Татар-информ», Елена Фенина

Авторлар кызыклы алым уйлап тапкан — артиллерия снарядларыннан бушаган армия тартмаларына махсус хәрби операция зонасыннан китерелгән экспонатларны урнаштырганнар. Моннан тыш, күргәзмәдә хәрби корреспондентларның фотолары куелган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100