news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда төрле дәрәҗәдәге депутатлар Яңа ел алдыннан гражданнарны кабул итүне дәвам итә

«Бердәм Россия» төбәк иҗтимагый кабул итү бүлмәсендә төрле дәрәҗәдәге депутатлар Яңа ел алдыннан Татарстан халкын кабул итүне дәвам итә.

Дүшәмбе, 29 декабрьдә, татарстанлыларның сорауларына республикадан сенатор Тимур Нагуманов һәм Дәүләт Думасы депутаты Илья Вольфсон җавап бирәчәк.

Сишәмбе, 30 декабрьдә, гражданнарны Дәүләт Думасының тагын бер депутаты – Айдар Метшин кабул итәчәк, дип хәбәр итә «Бердәм Россия» партиясенең Татарстан төбәк бүлеге матбугат хезмәте.

Ярдәм яки консультация алу өчен һәркем мөрәҗәгать итә ала. Кабул итүгә язылу яки сораулар бирү өчен 8 (843) 238-10-00 телефоны яки op@tatarstan.er.ru электрон почта адресы аша мөрәҗәгать итәргә була.

news_right_1
news_right_2
news_bot