news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Казанда төрки телләрне компьютер ярдәмендә эшкәртү буенча халыкара конференция узачак
Скопировать ссылку
2024 елның 4-16 октябрендә Казанның Петербург урамындагы IT-паркында «TurkLang 2024 – төрки телләрне компьютер ярдәмендә эшкәртү» ХII халыкара конференциясе узачак. Бу хакта оештыручылар хәбәр итә.
Программада пленар һәм секцион утырышлар, түгәрәк өстәлләр, программалар күргәзмәсе көтелә.
- Конференциянең юнәлешләре: Төрки телләр өчен формаль модельләр һәм программа сервислары; компьютер системаларының милли локализациясе һәм терминология; төрки телләрнең электрон корпусы; текстларны морфологик һәм синтаксик эшкәртү системалары; текстларны эшкәртүнең семантик технологиясе; машина тәрҗемәсе системалары һәм технологияләре; сөйләм технологияләре; төрки һәм чит телләр өйрәнү өчен интеллектуаль системалар һәм технологияләр; төрки телләр өчен лингвистик онтология һәм белем графалары; яңа интеллектуаль технологияләр һәм ясалма фәһемнең когнитив системасын булдыру өчен нигез буларак төрки телләрнең семиотик моделе.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot