Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда төрек һәм татар халыкларының уртак аш-су традицияләрен тәкъдим иттеләр
Казанда төрек һәм татар аш-су мәдәниятләрен танытуга багышланган гастрономик дипломатия чарасы узды. Очрашу «Казан Палас» («Тасиго») кунакханәсендә оештырылды. Татарстан башкаласына махсус килгән кунак – дүртенче буын аш-су остасы, тикшеренүче Хакан Доган кунакларны төрек камыр ризыклары белән таныштырды.
- Төркия һәм татар халыкларының уртак кыйммәтләренә, аерым алганда, милли аш-су традицияләренә багышланган чара Төркиянең Казандагы Баш консуллыгы ярдәме белән оештырылды.

«Ике халыкны якынайтуның иң яхшы юлы – аш-су тарихын сөйләү, рецептлар белән уртаклашу һәм ризыкларны татып карау тәҗрибәсе. Төрек һәм татар аш-сулары бер-берсенә бик якын. Милли ризыклар теге яки бу халыкның тарихын, географиясен, кунакчыллыгын һәм рухын чагылдыра. Төрек һәм татар аш-суларының тамырлары уртак, алар ике халык арасындагы мәдәни бәйләнешне ныгыта. Бүген арабызда булган Казандагы төрек эшкуарларына рәхмәт белдерәм», – диде Төркиянең Казандагы Баш консулы Угур Йылмаз.
Аның сүзләренчә, бүген икмәк пешерү һәм камыр ризыклары әзерләү ике халыкның да уртак мәдәни мирасының бер өлеше булып тора. «Төркия мәдәниятендә дә икмәк – изге ризык, аны идәнгә төшереп җибәрергә, ташларга ярамый. Халыкларыбызның икмәк пешерү культурасы да охшаш. Бүгенге кунагыбыз «Pasto» компаниясе директоры Хакан Доган Бурса шәһәреннән китерелгән тахинлы пиде, җантык, төрек чикләвекләре белән локум, Анкара симиты, Рамазан пидесын тәкъдим итте», – диде Баш консул.

«Бу очрашу ризыкларны татып карау белән генә чикләнмәс, яңа хезмәттәшлеккә, уртак проектларга юл ачар дип өметләнәм. Төрек ризыкларында чәкчәк, бәлеш яки пәрәмәч тәмнәрен хәтерләткән үзенчәлекләрне дә табарсыз дип уйлыйм. Төрек ризыкларын – Казанда, татар ризыкларын Бурсада ешрак әзерләсеннәр иде дип телим», – диде Угур Йылмаз.
Аш-су остасы Хакан Доган Казанга зур дулкынлану белән килүен билгеләп үтте. Аның сүзләренчә, Бурса халкы өчен Казан аерым әһәмияткә ия. «Госманлы империясе чорында Казан татарлары Бурса шәһәренең аш-су мәдәниятенә көчле йогынты ясаган. Кайчандыр Бурсага килеп төпләнгән татар мөһаҗирләре шәһәребезнең милли ризыклары һәм кулинария традицияләре үсешенә зур өлеш керткән», – диде ул.

«Төркия – бодай оны җитештерүче иң зур илләрнең берсе. Илдә оннан әзерләнгән ризыклар да бик күп. Аларның күбесе борынгыдан килгән традицион ризыклар булып санала. Мин сезгә аш-су мәдәниятебезнең иң борынгы һәм үзенчәлекле рецептларын тәкъдим итәргә тырыштым. Тәҗрибәм шактый зур: төрле илләрдә остаханәләр үткәрәм, шуңа күрә дөньяның төрле төбәкләрендә җитештерелгән оннарны кулланып ризыклар пешергәнем бар. Әлбәттә, оннар бер-берсеннән аерыла», – дип аңлатты аш-су остасы.

Ул кунакларга иң элек Анкара симитын авыз иттерде. «Аны «Казан симиты» дип тә атыйлар. Симитны казанда кайнап торган пекмезгә (җимеш ширбәтенә) манып алалар. Икенче исеме дә шуннан килеп чыккан. Без аны халык өчен иң кулай бәяле камыр ризыкларының берсе дип саныйбыз. Пекмезгә манып алынган һәм көнҗет белән бизәлгән симит – төрек аш-су мәдәниятенең үзенчәлекле символы. Бу ризыкны студентлар да, төрле һөнәр ияләре дә яратып ашый. Кетердәп торган боҗра рәвешендәге бу күмәчне урамдагы икмәкханәләрдә дә, кафеларда да очратырга мөмкин. Көнҗетнең хуш исе һәм камырның үзенчәлекле тәме беркемне дә битараф калдырмый», – ди Хакан Доган.

«Рамазан пидесе – Рамазан аенда гына пешерелә торган икмәк. Безнең өчен ул аеруча әһәмиятле, изге ризык санала. Рамазан пидесе ифтар һәм сәхәр табыннарын бизи, төрек икмәк пешерү традицияләрендә аерым урын алып тора. Аны йомшак камыры, бармаклар белән ясала торган үзенчәлекле бизәге һәм өстенә сибелгән көнҗете аша танып була. Таш мичтә пешкән бу күмәчнең җылысы һәм хуш исе Рамазан аеның үзенчәлекле рухын, кешеләрне берләштерүче мохитен чагылдыра», – дип сөйләде ул.
«Җантык – Казан белән Бурса шәһәрләрен бәйләгән тугандашлык тарихын саклаучы ризык. XIX гасыр ахырында татар осталары үзләре белән Анатолиягә икмәк-күмәч пешерү традицияләрен алып килгән. Бурсада җирле үзенчәлекләр белән баеган бу ризык шәһәрнең символларының берсенә әверелгән. Бүген исә әлеге тәм Казанга әйләнеп кайта һәм табын артына дусларны яңадан берләштерә», – диде Хакан Доган.
Аш-су остасы әстерхан чикләвеге кушып ясалган локумны туйларның традицион сый-нигъмәте булуын әйтте. «Аны бәйрәм көннәрендә кунакларга шатлык һәм бердәмлек билгесе итеп тәкъдим итәләр. Чикләвек салынган камырның тәме һәм яңа гына пешкән ризыкның хуш исе мул табынны хәтерләтә. Гадәттә, кыз сорарга барганда, без үзебез белән нәкъ менә шушы ризыкны алып барабыз. Локум эченә салынган чикләвек никадәр күп булса, кияү егетенең гаиләсе шулкадәр бай дип саналган. Әгәр локумга арахис яки көнҗет өстәсәләр, бу егетнең уртача хәлле булуын аңлаткан. Шулай да, бу ризыкны нинди генә төрдә әзерләсәләр дә, аны барысы да яратып авыз итә», – дип сөйләде ул.
«Тахинлы пиде Бурса халкының иртәнге табынында аерым урын алып тора. Бигрәк тә һөнәрчеләр аны яратып ашый. Икмәкханәләрдән килгән тахини, ягъни көнҗет пастасы исе иртәнге ашның тиз һәм туклыклы булачагын белдерә. Нечкә итеп җәелгән камырга көнҗет пастасы салып, аны таш мичтә пешерәләр. Шулай итеп, гадәти ризык шәһәрнең кунакчыллыгын чагылдырган үзенчәлекле иртәнге аш традициясенә әверелә», – диде Хакан Доган.

Татар блогеры, «Сөембикә» журналы редакциясеннән Фәгыйлә Шакирова әлеге ризыкларны авыз итеп карап, киләчәктә төрек ризыкларын пешерергә өйрәнергә хыяллануын әйтте. «Өчпочмак, бәлеш, пәрәмәч кебек милли ризыкларыбызны күп еллар әзерлим, кунакларымны төрек ризыклары белән дә сыйлыйсым килә», – диде ул.
Кунакларга тәкъдим ителгән ризыкларның рецептлары язылган белешмәлекләрне бүләк иттеләр.
- 1890 елдан бирле икмәк-күмәч пешерү традицияләрен дәвам иткән гаиләнең дүртенче буын вәкиле – аш-су остасы Хакан Доган медицина өлкәсендә белем алуын тәмамламыйча, нәселдән килгән һөнәрне сайлый һәм Бурса шәһәрендә урнашкан «Pasto» икмәк-күмәч пешерү брендына нигез сала. Гаилә традицияләрен фәнни һәм академик тикшеренүләр белән берләштергән Хакан Доган җирле бодай төрләрен, борынгыдан килгән орлыкларны һәм оеткы ясау процессын өйрәнү буенча халыкара фәнни экспедицияләр үткәрә.
- Ул кулинария мәдәнияте өлкәсендәге дөньяның иң абруйлы бүләкләреннән берсе саналган «Gourmand World Cookbook Awards» бәйгесендә «Gourmand Winner» премиясенә лаек булган «Adım Adım Hamur İşleri» һәм «Ekşimayanın Peşinde» исемле ике белешмәлек авторы.
- Хакан Доган университетларның гастрономия факультетларында чакырылган укытучы буларак икмәк-күмәч пешерү дәресләре алып бара, остаханәләр үткәрә. Ул Кипрдагы Көнчыгыш Урта диңгез университетында, Казахстандагы Хуҗа Әхмәт Ясәви исемендәге университетта икмәк-күмәч пешерү буенча дәресләр алып бара. Шулай ук төрле илләрнең дипломатик вәкиллекләре белән берлектә төрек халкының икмәк пешерү һәм камыр ризыклары әзерләү традицияләрен танытуга юнәлтелгән укыту һәм мәдәни дипломатия программаларын гамәлгә ашыра.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз