news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда төрек һәм татар чәй эчү культурасы турында сөйләштеләр

Казанда төрек һәм татар чәй эчү культурасы турында сөйләштеләр
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Татарстанда төрек мәдәнияте көннәре кысаларында төрек һәм татар халкының чәй эчү культурасына багышланган сөйләшү булды. «Чәй янында әңгәмә» лекциясе Казан Кирмәненең Гавәми урыннар бинасында үткәрелде.

«Чәй эчү культурасы татар һәм төрек традициясендә мөһим урын алып тора. Чәй безнең өчен эчемлек кенә түгел, ә тормыш рәвеше дә. Ул безнең кунакчыллык, дуслык, тәҗрибә белән алмашу, ихласлылык һәм җылы аралашуның символы булып тора. Төркиядә чәйгә кызыксыну Госманлы империясеннән үк башлана. Җөмһүрият чорында чәй тагын да популярлаша. Төркиядә чәйне Кара диңгез буйларында яшәүче халык актив эчә, Ризе регионында үстерелгән чәйне югары бәялиләр», - диде Төркиянең Казандагы Генераль консулы Угур Йылмаз.

Аның әйтүенчә, дөнья күләмендә чәйне җитештерүдә Төркия әһәмиятле урын ала һәм илнең икътисади үсешендә чәй юнәлеше бик мөһим. «Төркия чәен әзерләүнең үзенчәлеге бар. Төркиядә чәйнек ике катлы: беренче катында су кайный, икенче катында чәй пешә. Бу метод чәйне бай, җиңел тәм белән пешерергә мөмкинлек бирә. Юка пыяла савытта пешерелгән чәй - ул кунакларга карата мәхәббәт һәм хөрмәт билгесе. Чәй кайнап торганда, сөйләшүләр дәвамлы була, дусларча мөнәсәбәтләр ныгый. Менә ни өчен без: «Чәй булса, тормыш дәвам итә», - дибез», - диде ул.

Угур Йылмаз чәйнең - эчемлек кенә түгел, ул социаль тормышның аерылгысыз өлеше, мәдәни үзенчәлеге булуын да билгеләп үтте. «Һәр йортта, һәр эш урынында чәй бар. Кунакны каршы алганда, аңа беренче тәкъдим ителгән нәрсә ул - кайнар чәй чынаягы. Бу кунакка хөрмәт һәм мәхәббәт билгесе».

«Татар мәдәниятендә чәй - шулай ук кунакчыллык һәм тәҗрибә алмашу символы. Татарлар чәй эчәргә ярата. Гаилә һәм дуслар, чәй эчәргә җыенганда, бер үк вакытта көндәлек тормыштагы мәшәкатьләрдән арына һәм сөйләшеп алалар. Татарстанда чәйне шикәр белән дә, кайвакыт сөт белән дә эчәләр», - дип өстәде Төркиянең Казандагы Генераль консулы. Угур Йылмазның сөйләмен Алсу Абдрахманова тәрҗемә итте.

Профессиональ аш-су осталары Бурханеттин Доган, Эмель Доган чәйне пешерү сере турында сөйләде. «Төрек чәе тәмле булып пешсен өчен, гадәттә, аны ике катлы чәйнектә яки күмер өстендә пешерәләр. Су да дуенлы булмаска, чиста булырга тиеш. Мәсәлән, ике катлы чәйнектә су кайнап чыккач, чәйне 15-20 минут тоталар, аннары гына кунакларга тәкъдим итәләр. Иң тәмле чәйне пыяла чынаяклардан эчәбез. Чәй безнең өчен ләззәт бирә, сөйләшер өчен бер сәбәп булып тора», - диде ул.

ТР Фәннәр академиясенең Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институтының баш фәнни хезмәткәре Лилия Габдрафикова чәй татарларга XVIII гасырда үтеп кергән дип саный. «Татар һәм рус сәүдәгәрләре Төркестан, Кытай һ.б. илләр белән алу-сату эшләре алып барган. Бөек Ефәк юлы булган кебек, Бөек Чәй юлы да булган. Чәй сүзе кытай теленнән алынган. XIX гасырда Казанда безнең акча белән бер миллиард сумга чәй сатканнар, дигән мәгълүмат китерә тарихчы Людмила Свердлова», - диде ул.

«Чәй сүзе татар мәкальләрендә дә очрый. Аның арзанлы продукт булмавын аңлап була. Мәсәлән: «Чәй көлдерер, кесәне бөлдерер», «чәй эчсәң, күңелгә җай, акчасын түләгәндә ай-вай». Чәй сүзе хәтта бәетләрдә дә очрый. Баштан аны шәһәр кешеләре эчкән, аннары ул авыл халкы арасында да таралган. Галим, профессор Карл Фуксның татар сәүдәгәрләре гаиләсендә кунакта булуы турында язып калдырган истәлекләре дә игътибарга лаек. Ул бик күп чәй эчүе турында яза», - диде галимә.

Лилия Габдрафикова шагыйрь Габдулла Тукайның «Караван» чәй фирмасына заказга реклама-шигырь язганлыгы турында да әйтте.

Кунаклар арасында Казахстанның Татарстандагы Генераль консулы Ерлан Искаков, Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Римма Ратникова, Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институты директоры Радик Салихов һ.б. бар иде.

  • Чара Татарстан мәдәният министрлыгы, Казан Кремле музей-тыюлыгы, «Төрек һава юллары» (Turkish Airlines) авиакомпаниясе, Төркиянең Казандагы Баш консуллыгы ярдәме белән оештырылды.

Фоторепортаж: Владимир Васильев
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100