news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда торак йортта янгын чыга язган

Зыян күрүчеләр юк.

Казанда торак йортта янгын чыга язган
Гадел Әхмәтҗанов

(Казан, 26 декабрь, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Бүген Казанның Җиңү Проспектында урнашкан 138 йортта янгын чыга язган. Бу турыда «Татар-информ»га шул йортта яшәүчеләрнең берсе хәбәр итте.

Иртәнге сәгать 9лар тирәсендә йортта яшәүчеләр төтен исен сизеп ала. Өстәге катны төтен чолгап алган була. Кешеләр тиз арада урамга чыга. Зыян күрүчеләр юк.

Берничә минуттан янгын сүндерүчеләр килеп җитә һәм тикшерү эшләрен башлый. Алар әйтүенчә, хәзерге вакытта йортта яшәүчеләргә куркыныч янамый.

Беренче фаразлар буенча, янгынга баскыч мәйданчыгындагы сүнеп бетмәгән тәмәке сәбәпче булырга мөмкин.

Биредә яшәүчеләр сүзләренчә, моңа кадәр дә йортта төтен исе чыгу очраклары күзәтелгән. Ул вакытта да чыганак тәмәке төпчеге җыелган савыттан булган.

news_right_1
news_right_2
news_bot