news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда торак йортларның яртысыннан артыгына җылылык җибәрелде

Күп фатирлы 2611 йортта батареялар кайнар

  (Казан, 24 сентябрь, «Татар-информ»). Бүген Казанда торак йортларның яртысыннан артыгына җылылык җибәрелде.  Күп фатирлы 2611 йортта батареялар кайнар, дип хәбәр итә Казан мэриясе матбугат хезмәте.

Шәһәр Башкарма комитетының ТКХ комитеты мәгълүматларына караганда, 672 социаль өлкә учреждениесенә һәм  күп фатирлы 2611 йортка җылылык җибәрелгән, аларның 916 сы – Совет районында, 718 е – Вахитов һәм Идел буе районнарында, 597 се – Авиатөзелеш һәм Яңа Савин, 461 е – Киров һәм Мәскәү районнарында.

Искәртеп узабыз, 16 сентябрьдә Казанда ягу сезоны старт алды. Беренче чиратта сәламәтлек саклау, мәктәпкәчә һәм мәгариф учреждениеләре объектлары җылылык белән тәэмин ителә.

Шәһәрдә үзәкләштерелгән җылылык белән тәэмин итү режимы көйләнгәч,  җылылык тулысынча җибәреләчәк, моның өчен 2 атна вакыт кирәк була.

Шәһәр Башкарма комитетының ТКХ комитетында белдерелгәнчә, җылылык мәсьәләләре буенча "кайнар линия" оештырылган. Заявкалар 292-21-02 һәм 292-61-37 телефоннары буенча кабул ителә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100