news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда торак йортларны капиталь төзекләндерү программасы тәмам

Быел әлеге программа кысаларында 188 йорт төзекләндерелгән

(Казан, 13 октябрь, “Татар-информ”, Лилия Локманова). Казанда торак йортларны капиталь төзекләндерү программасы тәмам. Быел башкаланың 188 торак йортында төзекләндерү эшләре башкарылган, аларның 10 сы әлеге программага акчаларны экономияләү нәтиҗәсендә кертелгән. Бу йортларны төзекләндерүгә 1, 38 миллиард сум күләмендә акча тотылган.

Бу хакта бүген Казан җитәкчелегенең мэр Илсур Метшин рәислегендә узган “эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсендә Казан шәһәре Башкарма комитетының торак-коммуналь хуҗалык комитеты рәисе Искәндәр Гыйниятуллин хәбәр итте.

Торак йортларны ремонтлау программасы нигезендә, 7 ел эчендә Казанда барлыгы 1739 йорт төзекләндерелгән. Бу торак фондының 33 процентын тәшкил итә.

2014 елда үткәрелгән программа кысаларында, башкаланың 128 торак йортында комплекслы төзекләндерү эшләре башкарылган. Моннан тыш, 72 торак йортта һава торышына бәйле рәвештә, җылылык системасын регуляцияләү җайланмалары урнаштырылган, 58 йортта исә 186 яңа лифт урнаштырылган.

Шулай ук быел, акчаларны экономияләү нәтиҗәсендә 15 йортның түбәләрен, чормаларын, подъездларын һәм подвалларын төзекләндергәннәр.

Искәндәр Гыйниятуллин, шулай ук, 2015 нче елда торак йортларны төзекләндерү буенча якынча төзелгән программаның булуы һәм бу эшләрне башкару өчен барлыгы 1,528 миллиард сум кирәк булачагын да әйтеп узды. Киләсе елда барлыгы 189 торак йортны төзекләндерергә ниятлиләр. Киләсе ел программасына, беренче тапкыр, 2016 нчы елга каралган капиталь ремонт эшләрен башкару өчен проект-смета документларын әзерләү дә кертелгән. Бу 2016 нчы елда узачак төзекләндерү эшләре вакытында нинди эшләр башкарасы һәм аңа күпме акча тотыласын алдан ук санарга мөмкинлек бирәчәк, дип белдерде Искәндәр Гыйниятуллин.

 

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100