Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда торак йортларның берсендә шартлау булды
Шартлау нәтиҗәсендә бер кеше һәлак булган
(Казан, 20 ноябрь, «Татар-информ», Юлия Ревина, Эмма Ситдыйкова). Бүген Казанда Сара Садыйкова урамындагы йортларның берсендә шартлау булды. Шартлау нәтиҗәсендә бер кеше һәлак булган. Һәлакәт турында хәбәр Россия ЭЭМ Казан буенча идарәсенең дежур частенә килеп ирешкән.
“Татар-информ” МА хәбәрчесенә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча баш идарәсендә аңлатуларынча, фаҗига урынына янгын сүндерү хезмәте, Кризислы ситуацияләрдә идарә үзәге хезмәткәрләре, медицина хезмәткәрләре чыккан. Урынга кинололгия хезмәте дә җибәрелгән.
“Килеп җитүгә, медицина хезмәткәрләре травматик яралар алган ир-ат гәүдәсен таптылар. Алган җәрәхәтләрдән ир-ат урында үлгән”, - дип хәбәр иттеләр “Татар-информ” МА хәбәрчесенә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгында.
Кайбер чыганаклардан билгеле булганча, алдагы мәгълүматлар буенча, йортның икенче катында кулдан ясалган шартлаткыч җайланма шартлаган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз