news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда торак төзелеше өлкәсендә мошенниклык турындагы эш фигурантын кулга алдылар

Казанның Вахитов суды шәхси торак төзелеше өлкәсендә мошенниклык турындагы эш фигурантын кулга алды. Эштә 30 эпизод исәпләнә, дип хәбәр итә судның матбугат хезмәте.

«Татарстанның Лаеш районында яшәүче 1983 елгы кешегә карата сак астына алу рәвешендә чикләү чарасы сайланды», – диелә хәбәрдә.

Тикшерү раславынча, ир-ат җинаятьтәшләре белән бергә 2023 елның февраленнән 2024 елның апреленә кадәр, «Таунхаусы и дома» һәм «Бастион-Строй» компанияләре исеменнән эш итеп, торак йортлар төзегән булып Татарстанда яшәүче берничә кешене алдаган. Нәтиҗәдә 171 миллион сумнан артык акча урланган.

Кулга алу рәвешендә чикләү чарасы сайлау мәсьәләсен караганда суд тикшерүченең аргументларын игътибарга алды. Ул шикләнелүче, иректә калган очракта, качарга, процесста катнашучыларга басым ясарга яки башка ысул белән эшне тикшерүгә комачауларга мөмкин, дип белдерде.

Элегрәк «Татар-информ» хәбәр иткәнчә, Татарстан прокуроры Альберт Суяргулов шәхси торак төзелеше өлкәсендәге мошенниклык белән бәйле җинаять эшләрен тикшерү барышын контрольгә алды. Тикшерү мәгълүматларына караганда, «Таунхаусы и дома» һәм «Бастион-Строй» компанияләре, торак йортлар төзегән булып алдап, 65 кешенең 171 миллион сумнан артык акчаларын үзләштергән. Моннан тыш, «АЛМА» һәм «АльфаСтроКапитал АСК» фирмалары да шул ук рәвешле 39 зыян күрүченең 139 миллион сум акчасын урлаган. «ХТМ» компаниясе 21 кешенең 52 миллион сум акчасын, ә «ХаусГарант» 9 кешенең 19,5 миллион сум акчасын үзләштергән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100