Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казандагы торак комплексында ир-ат мәете табылган
Казандагы торак комплексында ир-ат мәете табылган, үтерүдә шикләнеп аның иптәшен кулга алганнар.
Казанның «Светлая Долина» торак комплексында пычак белән яраланган ир-ат мәете табылуы турында социаль челтәрләрдә шаһитлар хәбәр итә. Алар сүзләренчә, төнлә торак комплексның мангал зонасында компания күңел ачкан, ә һәлак булучыны иртән генә тапканнар. Урында хокук саклаучылар эшләгән.
Россия Тикшерү комитетының ТР буенча Тикшерү идарәсендә хәбәр итүләренчә, тикшерү версиясе буенча, 36 яшьлек ир-ат үзенең танышы белән бергә алкоголь эчкән. Ниндидер мизгелдә алар арасында бәхәс килеп чыга һәм иптәше ир-атка пычак белән кадый.
Җинаять эше кузгатылган. Якын арада тоткарланучыга чик кую чарасын сайлаячаклар. Тикшерүчеләр булган хәлнең барлык шартларын ачыклауны дәвам итә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз