Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда торак-коммуналь хуҗалык мәсьәләләре буенча «кайнар линия» оештырыла
11 ноябрьдә Казанда торак-коммуналь хуҗалык мәсьәләләре буенча «кайнар линия» эшләячәк. Шәһәр халкы җылылык һәм су белән тәэмин итүдәге вәзгыятьләр, коммуналь хезмәтләр өчен түләүләрне дөрес исәпләмәү, шулай ук идарә итүче оешмалар эшендәге хокук бозулар турында хәбәр итә ала. Бу хакта Казан мэриясе матбугат хезмәте яза.
Киңәшләр һәм аңлатмалар бирү 10:00 нан 14:00 сәгатькә кадәр дәвам итәчәк. Шалтыратуларны +7(843) 236-00-71 телефоны буенча, ә хәбәрләрне MAX мессенджерында +7(965)593-86-64 номерына кабул итәчәкләр.
Шәһәрлеләр коммуналь хезмәтләрнең, шул исәптән җылылык, су, канализация, электр һәм газ белән тәэмин итүнең тиешле дәрәҗәдә булмавына зарлана ала. Моннан тыш, белгечләр торак-коммуналь хуҗалык хезмәтләренә бәяләрне дөрес исәпләмәү, күпфатирлы йортларның уртак мөлкәтен начар тоту, идарә итүче оешмаларның, торак милекчеләре ширкәтләре һәм торак-төзелеш кооперативларының эшлексезлеге яки законсыз гамәлләре буенча да мөрәҗәгатьләрне кабул итәчәк.
«Кайнар линия» телефонын шулай ук каты көнкүреш калдыкларын вакытында чыгармау һәм йорт яны биләмәләрен тиешенчә карамау турында да хәбәр итәргә мөмкин. Белгечләр гражданнарның торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендәге хокукларын тәэмин итү белән бәйле башка сорауларны да караячак.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз