Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда торак-коммуналь хуҗалык мәсьәләләре буенча «кайнар элемтә» эшләячәк
11 ноябрьдә Казанда торак-коммуналь хуҗалык мәсьәләләре буенча «кайнар элемтә» эшләячәк. Шәһәр халкы җылылык һәм су белән тәэмин итү, коммуналь хезмәтләр өчен түләүләрне дөрес исәпләмәү, шулай ук идарә итүче оешмалар эшендәге хокук бозулар турында хәбәр итә ала. Бу турыда Казан мэриясе хәбәр итте.
10:00-14:00 сәгатьләр арасында +7(843) 236-00-71 телефонына шалтыратып була, ә хәбәрләрне MAX мессенджерында +7(965)593-86-64 номерына кабул итәчәкләр.
Бу вакытта коммуналь хезмәтләрнең, шул исәптән җылылык, су, канализация, электр һәм газ белән тәэмин итүнең тиешле дәрәҗәдә булмавын хәбәр итеп булачак. Моннан тыш, белгечләр торак-коммуналь хуҗалык хезмәтләренә бәяләрне дөрес исәпләмәү, күпфатирлы йортларның уртак мөлкәтен начар тоту, идарә итүче оешмаларның, торак милекчеләре ширкәтләре һәм торак-төзелеш кооперативларының эшлексезлеге яки законсыз гамәлләре буенча да мөрәҗәгатьләрне кабул итәчәк.
«Кайнар элемтә» телефонын шулай ук каты көнкүреш калдыкларын вакытында чыгармау һәм йорт яны биләмәләрен тиешенчә карамау турында да хәбәр итәргә мөмкин. Белгечләр гражданнарның торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендәге хокукларын тәэмин итү белән бәйле башка сорауларны да караячак.
Сорауларга Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил аппараты, республика прокуратурасы, ТР Дәүләт Советының Торак сәясәте һәм инфраструктур үсеш комитеты, Казан башкарма комитеты, Дәүләт торак инспекциясе һәм ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты вәкилләре җавап һәм киңәш бирәчәк. Эшкә шулай ук ресурслар белән тәэмин итүче һәм хезмәт күрсәтүче оешмаларның вәкилләре дә кушылачак, ягъни «Газпром трансгаз Казань», «Водоканал» муниципаль унитар предприятиесе, «ПЖКХ» идарәче компаниясе җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте һәм «Гринта» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте кебек оешмалар белән элемтәгә чыгарга мөмкин була, диелә хәбәрдә.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз