news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда торак-коммуналь өлкәдә тариф сәясәтенә багышланган җәмәгать тыңлаулары үтте

Анда билгеләп үтелгәнчә, законнарның анык үтәлүенә ирешми торып, тармак проблемасын хәл итеп булмаячак

(Казан, 30 ноябрь, “Татар-информ”, Айгөл Фәхретдинова). Торак-коммуналь өлкәгә кагылышлы законнарны камилләштерергә, бу кануннарның анык үтәлешенә ирешергә кирәк. Бүген ТР Сәүдә-сәнәгать палатасында торак-коммуналь өлкәдә тариф сәясәтенә багышлап уздырылган җәмәгать тыңлауларында әнә шул мәсьәләләр игътибар үзәгенә чыгарылды. ТР Иҗтимагый палатасы инициативасы белән уздырылган бу тыңлауларда ТР икътисад министрының беренче урынбасары Алевтина Кудрявцева, ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының беренче урынбасары Рәүзил Хаҗиев, ТР Тарифлар буенча комитет рәисе Марина Фәйрушина, Иҗтимагый палатаның торак-коммуналь хуҗалык реформаларына җәмәгать мониторгы мәьәләләре буенча эшче төркеме җитәкчесе Михаил Застела, эшче төркем әгъзалары һ.б. катнашты. Җыелуның максаты- тармакта тарифларны тәртипкә салу юлларын эзләү иде.

ТР Тарифлар буенча комитет рәисе Марина Фәйрушина сүзләренә караганда, киләсе елга республикада торак-коммуналь хезмәтләргә түләүләр типик гаилә өчен уртача 18 процентка артачак. Тарифлар елга бүлеп караганда алай зур үзгәрмәсә дә, берничә ел буена гомуми үсеш динамикасын күзәткәндә зур сумма җыела. Моны ТР Иҗтимагый палатасының махсус эшче төркеме 1999 елдан башлап уздырган җентекле анализ раслаган. Эшче төркем әгъзасы Асия Садыйкова шул хакта хисап тотты. Аның сүзләреннән аңлашылганча, үсеш динамикасын өйрәнер өчен төрле уңайлыктагы фатирлар буенча тарифларның торышына җентекле анализ ясалган. Нәтиҗәдә, бар уңайлыгы булган фатирда яшәгән 3 кешелек типовой гаилә өчен (ата-ана һәм бала) соңгы 10 елда бездә тарифлар үсеше динамикасы болайрак килеп чыккан (хезмәтләр бәясенә газ өчен түләүләр һәм йортта җыештыру хезмәтләре кертелмәгән).Анализдан күренгәнчә, 1999-2009 елларда пенсияләрнең гомуми үсеше 1015 процент, коммуналь хезмәтләргә түләүләүнең гомуми үсеше 1787 процент тәшкил иткән. Гаилә чыгымнарынының саллы өлешен электр энергиясе өчен түләүләр алып тора. Шушы чорда 3 кешелек гаилә өчен энергия белән тәэмин итүгә түләүләрнең гомуми үсеше 3117 процент, гомуми кулланылыштагы урыннарны яктыртуга киткән түләүләрнең үсеше -1777 процент, лифттан кулланган өчен түләүләрнең гомуми үсеше -1580 процент, җылыту өчен-1762 процент һ.б. тәэшкил иткән. Ә аңа карап 10 елда халыкка күрсәтелә торган торак-коммуналь түләүләрнең сыйфаты әллә-ни үзгәрмәгән. Су белән тәэмин ителешкә килгәндә, соңгы елларда хисап приборлары куелуга карамастан, ул гаиләнең бу чыгымнарын сизелерлек киметмәгән.




Бер яктан, киләсе ел башында торак-коммуналь хезмәтләргә тарифлар арта, икенче яктан, катлаулы икътисади вәзгыять нәтиҗәсендә килеп туган эшсезлек чорында торак-коммуналь хезмәтләр буенча бурычлар җыела. “Бездә барысын да закон белән бәйләп аңлаталар. Әмма гамәлдәге законнар безнең бүгенге тормышыбызга туры килми. Финанс ресурслары кытлыгы килеп туды, ул дәвам итәчәк. Шушы шартларда, безгә тармакта идарә ысулларын үзгәртергә кирәк. Бүген торак йортлар белән идарә итүче идарәче компанияләр җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьләр формасында эшли. Аларның төп максаты- нинди юл белән булса да керем алуга юнәлдерелгән. Ә күрсәтелгән хезмәтнең сыйфаты һәм эчтәлеге алар өчен арткы планда кала”, -ди Иҗтимагый палата әгъзасы Асия Садыйкова.

Законнарны камилләштерү юлында соңгы вакытта эш алып барыла, анысы. Тик бу бер яклы гына процесс. Аларның анык үтәлүенә ирешү проблемасын чишми торып, тармак проблемасын хәл итеп булмаячак. Иҗтимагый палатаның эшче төркем әгъзасы Виктор Рахманов чыгышында әнә шул якны үзәккә чыгарды. Бүген, чыннан да, идарәче компанияләр торак-коммуналь өлкәгә караган законнарны үтәүдә бик күп сорауларга урын калдыра. Кайбер вакытта гамәлләре белән башбаштаклыкка кадәр барып җитә. Идарәче компанияләр бурычлар буенча бөтен җаваплылыкны фатир хуҗалары җилкәсенә салырга тырыша. “Хәзер идарәче компанияләрнең күбесен торак милекчеләре ширкәтләре алмаштырды. Аңа карап күп фатирлы йортлар белән идарәдә берни үзгәрмәде. Йортларда яшәүчеләр күп вакыт үзләренең ТМШ рәисләренә гозер белән дә керә алмый. Бу башбаштаклыкны бетерүгә юл куелырга тиеш”, -дип белдерде Виктор Рахманов. Аның фикеренчә, торак-коммуналь өлкәдәге реформалар торак йортларда алып барылучы масштаблы капиталь төзекләндерү эшләре белән генә чикләнми. Аның асылында тагын да зуррак максатлар - милекчеләр институтын төзү ята. Тик бүгенге вәзгыятькә караганда, бездә, киресенчә, бу система җимерелә бара. Бүгенге тыңлауларда кабул ителгән карарда идарәче компанияләр эшенә, аларның законнарны анык үтәвенә контрольне көчәйтү төп урынның берсен алды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100