news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда торак-коммуналь хуҗалык системасын 15 иҗтимагый инспектор тикшерәчәк

Иҗтимагый торак инспекторларына төп кандидатлар актив пенсионерлар булачак.

Казанда торак-коммуналь хуҗалык системасын 15 иҗтимагый инспектор тикшерәчәк
Султан Исхаков

(Казан, 13 декабрь, «Татар-информ», Егор Никитин). Казан территориясендә 15 иҗтимагый торак инспекторы эшен оештыру планлаштырыла. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгында матбугат конференциясендә торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә Төбәк иҗтимагый контроль үзәге башкаручы директоры Дмитрий Романов сөйләде.

Иҗтимагый инспектор булырга теләүчеләр коммерцияле булмаган оешма яки җәмгыяви совет җитәкчесе исеменә гариза язарга тиеш. Гаризаны комиссия караячак. Сайлап алынган кешеләр укулар узачак. Барлык процедуралар тәмамлангач, яңа инспектор таныклык алачак, дип аңлатма бирде башкаручы директор.

“Республика территориясендә сынау проекты буларак 15 кеше Казанга туры килә. Татарстанның һәр районына берәр кеше билгеләнә”, - диде Романов.

Иҗтимагый инспекторларга хезмәт хакы түләнмәячәк. Нигездә алар күпфатирлы йортларны күзәтәчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot