news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда торак йортның түбәсендә янгын чыгу сәбәпле, 40 кеше эвакуацияләнгән

Казанның Короленко урамындагы 40нчы йортның түбәсендә янгын чыккан. Бу хакта янгын сагы хезмәтенең 101 номерына бүген 6.36 сәгатьтә хәбәр килгән.

«Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, янгын түбә калае астындагы агачны чорнап алган.

Янгын сүндерүчеләр килгәнче йорттан 40 кеше үзләре чыккан.

7.00 сәгатьтә 15 кв.метр мәйдандагы янгын сүндерелгән. Зыян күрүчеләр юк.

news_right_1
news_right_2
news_bot