news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда торак фондының 32 проценты гына җылылык челтәренә тоташтырылган

Торак йортларга массалы рәвештә җылылык бирү бу атнада башкарылачак

 (Казан, 22 сентябрь, “Татар-тинформ”, Лилия Локманова). Үзәкләштереп җылылык бирү сезоны узган атнада рәсми рәвештә ачылган булуга да карамастан, торак йортларның күбесендә әле җылылык юк.

Бүген башкала җитәкчелегенең Казан шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе Денис Калинкин рәислегендә узган “эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсендә Казан шәһәре Башкарма комитетының торак-коммуналь хуҗалык комитеты рәисе Искәндәр Гыйниятуллин хәбәр иткәнчә, барлык социаль учреждениеләр җылылык челтәренә тоташтырылган.

 

“Торак фондына килгәндә, әлегә аның 32 проценты гына җылык челтәренә тоташтырылды. Без басымны социаль учреждениеләргә ясадык, шуңа да торак йортларга җылылык бирү бераз кичектерелде. Торак йортларны җылылык челтәренә массалы рәвештә тоташтыру бу атнада башкарылачак, - диде ул. - Моның өчен барлык документлар да әзер.”

 

Денис Калинкин исә бу мәсьәләнең бик җитди булуын һәм бу атнада һава температурасы нормадан югарырак торса да, торак йортларга җылылк бирергә кирәклеген ассызыклап үтте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100