news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда төп Яңа ел чыршысының каркасын җыю дәвам итә

Казанда төп Яңа ел чыршысы каркасын монтажлау эшләре дәвам итә. Гадәттәгечә, ул «Казан» гаилә үзәге янында урнашачак.

Шәһәрнең тышкы төзекләндерү комитеты хәбәр иткәнчә, Яңа ел чыршысының биеклеге 35 метр булачак. Аны 76,5 мең уттан торган анимация инсталляциясе белән бизәячәкләр. Чыршы өстенә 1280 лампочкадан торган яктырып торучы чатыр урнаштырылачак. Ә тирәсендә ярминкәләр һәм кафе өчен ун йортчык куелачак.

Искәртеп үтик, шәһәрнең әлеге төп Яңа ел чыршысы конструкциясе 2019 елда урнаштырылган иде. Узган ел аның каркасын яңарттылар — коррозия барлыкка килү сәбәпле, конструкцияне алыштырырга туры килгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot