Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казанда "Тоннель" рейдында юлда кагыйдә бозучы йөртүчеләрне ачыкладылар
Юл-патруль хезмәте инспекторлары рейд барышында наркотиклардан исергән биш машина йөртүчене тоткан.
(Казан, 17 февраль, “Татар-информ”, Регина Шәфиева). Казанда "Тоннель" профилактика рейды вакытында Юл-патруль хезмәте (ДПС) инспекторлары 50 кагыйдә бозучыны ачыклаган. ЮХИДИ хезмәткәрләре юлда машиналар агымын камерага төшергән һәм һәр машина йөртүчеләрнең документларын тикшергән.
Быел беренче тапкыр рейд суд приставлары белән берлектә, штраф түләүдән качучыларны ачыклаучы камералар ярдәмендә үткәрелгән.
"Камера машина номерын теркәп, аны базадагы мәгълүмат белән чагыштыра. База үзе бурычлы машина йөртүчене эзләп таба. Шул вакытта аерым “тәрәзә” ачыла һәм без әлеге кешене тоткарлыйбыз”, - дип аңлата Суд приставлары федераль хезмәте Татарстан идарәсенең Казан буенча административ бурычлар бүлеге пристав-башкаручысы Константин Большаков.
Бу юлы Юл-патруль хезмәте инспекторлары рейдны Оренбург трактында һәм Тынычлык бистәсендә уздырган.
“Әлеге рейд транспорт чарасын алкоголь кулланган хәлдә, автомобиль йөртүгә хокукы булмаган, шулай ук әлеге хокуктан мәхрүм ителгән машина йөртүчеләрне ачыклау максатыннан уздырыла”, - дип аңлатты бүлек җитәкчесе Нияз Яруллин.
Артурны ЮПХ инспекторлары Оренбург трактында туктаткан. Документларын тикшергәндә, автомобиль белән идарә итүгә хокукы булмавы ачыкланган. Инспекторлар аңа медицина тикшеренүе узарга тәкъдим иткән. Әмма егет бу тәкъдимгә ризалашмаган. Аның автомобилен штрафлары булган машиналарны кую урынына озатканнар. Хуҗасына акт төзелгән. Хәзер аңа биштән 15 меңгә кадәр штраф һәм медицина тикшеренүе узмаган өчен дә штраф яный.
“Ишегалларына кереп китәсе булган. Автомобиль йөртүгә хокук бирә торган таныклыгым юк, аңардан башка йөрим. Машина штрафлары булган машина кую урынына озатылды. 30 мең сум штраф яисә 10 тәүлеккә тоткарлау булыр, мөгаен”, - диде тәртип бозучы.
Бер кич эчендә Юл-патруль хезмәте инспекторлары наркотиклардан исергән биш машина йөртүчене тоткан. Алар барысы да медицина тикшеренүе узудан баш тарткан.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз