news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда төнлә өч пассажир үлгән юл-транспорт һәлакәтеннән соң җинаять эше ачтылар

Казанда бүген төнлә Горький шоссесындагы юл-транспорт һәлакәтендә өч кеше һәлак булган. Әлеге факт буенча «Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу һәм саксызлык аркасында ике яки аннан да күбрәк кеше үлеменә китерү» маддәсе нигезендә җинаять эше ачылган.

Җинаять эшен тикшерү барышын Казан прокуратурасы контрольдә тота.

Исегезгә төшерик, Honda автомобиле белән идарә иткән 21 яшьлек кыз башта фонарь баганасына, ә аннары Горький шоссесы — Восстание юл чишелешендәге бетон терәккә килеп бәрелгән.

Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә чит ил маркалы машинаның өч пассажиры урында ук үлгән. Автомобиль йөртүчесе медицина ярдәменнән баш тарткан.

news_right_1
news_right_2
news_bot