news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда төнлә исерек Рогѕсһе йөртүчесе җиңел машина белән бәрелешкән

Вознесение трактында төнлә Porsche һәм Renault автомобильләре катнашында көчле юл-транспорт һәлакәте булган. Renault машинасы бәрелүдән яртылаш диярлек өзелгән. Бәхеткә, барысы да исән.

«Татар-информ»га шәһәр Дәүләт автоинспекциясендә хәбәр итүләренчә, Porsche йөртүчесендә исерек булу билгеләре сизелгән.

Renault йөртүчесе җитди җәрәхәтләр алган, аны табиблар тикшергән. Булган хәлнең шартларын автоинспекторлар ачыклый.

news_right_1
news_right_2
news_bot