news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда «Төнге велофест»та 3 меңнән артык кеше катнашты

Казанда «Төнге велофест»та 3 меңнән артык кеше катнашты
Казан Мэриясе матбугат хезмәте

Казанда «Төнге велофест»та катнашу өчен 3356 кеше теркәлде, дип хәбәр иттеләр шәһәр Башкарма комитетының Туризмны үстерү комитетында. Гомумән алганда, велосипедчылар ТР башкаласы урамнары буйлап 17 километр юл узган.

Велофестта катнашучылар 13 августта 20:00 сәгатьтә Беренче Май мәйданында җыела башлады. Биредә алар өчен сәламләү программасы оештырылган иде – Just brass төркеме чыгышы, фитнес-клуб инструкторларыннан махсус разминка, бүләкләр белән конкурслар.

Маршрут шәһәрнең тарихи өлешендә һәм елга буе районы буенча узды. Велосипедчылар өчен юлда 3 тукталыш оештырылган иде: «Казан» гаилә үзәге янында, «Ак Барс Арена» стадионы янында һәм «Урам» экстрим-паркында. Тукталышларда катнашучылар ял итә һәм капкалап ала алдылар.

Быел «Төнге велофест»та Әстерхан, Волжск, Лениногорск, Мәскәү, Екатеринбург, Чита, Димитровград һәм Тарко-Саладан (Ямал-Ненец автоном округындагы шәһәр) кунаклар катнашты.

Чара Казан Мэриясе ярдәме белән Туризмны үстерү комитеты тарафыннан оештырылды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100