Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда «Төнге велофест»ны уздыру өчен волонтерлар җыялар
Казан Башкарма комитетының Туризмны үстерү комитеты ел саен үткәрелә торган «Төнге велофест»ны уздыру өчен волонтерлар командасын туплый. Гаризаны 18 һәм өлкәнрәк яшьтә булган теләгән һәркем җибәрә ала.
Волонтерларның бурычларына 13 август 19:00 сәгатьтән 14 август 1:00 сәгатькә кадәр «Урам» экстрим-паркында катнашучыларны теркәү һәм координацияләү керәчәк, дип хәбәр итә Казан мэриясе матбугат хезмәте.
Активистларга өйгә кадәр юл хакын түләячәкләр, туклану каралган һәм чараны оештыручылардан рәхмәт хатлары тапшырачаклар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз