Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда «Төнге велофест» узачак
Казанда 13-14 август төнендә «Төнге велофест» дигән масштаблы экскурсия узачак, аны быел цифрлаштыру темасына багышлаячаклар.
17 км озынлыктагы маршрут шәһәрнең тарихи өлешен һәм елга аръягы районын колачлый. Анда башка шәһәрләрдә яшәүчеләр дә катнаша ала – велофестка чакыру белән беренче тапкыр Волгоградта, Түбән Новгородта һәм Уфада реклама баннерлары урнаштырылган, шулай ук чара турында Санкт-Петербург халкына сөйләячәкләр. Бу хакта Казан мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итә.
Фестивальдә барлык теләүчеләр бушлай катнаша ала. Теркәлү kazan-velofest.ru сайтында 5 августта ачылачак, ул 13 августка кадәр дәвам итәчәк. Велофестта катнашучыларны җыю 1 Май мәйданында 20:00 сәгатьтә башлана, ә төнге велоузышка старт 22:00 сәгатьтә биреләчәк. Параллель рәвештә проектның фирма продукциясен уйнату белән күңел ачу программасы оештырылачак, фуд-корт ачылачак һәм диджейлар чыгыш ясаячак. Чарада фотографлар һәм видеографлар эшләячәк – катнашучыларга иң яхшы фоторәсемнәр өчен тәмле велосетлар бүләк ителәчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз